Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген плей-офф уеннары башлана

Ни генә дисәгез дә, спорт белән бик үк дус булмаган ир-ат, малай-шалай да хоккей уеннары белән телевизордан карап булса да хозурланырга ярата. Тик соңгы бер-ике елда бу спорт төре коронавирус аркасынд...

Ни генә дисәгез дә, спорт белән бик үк дус булмаган ир-ат, малай-шалай да хоккей уеннары белән телевизордан карап булса да хозурланырга ярата. Тик соңгы бер-ике елда бу спорт төре коронавирус аркасында тансыклана төште шул. Әйтик, узган ел Континенталь хоккей лигасында плей-офф матчлары бөтенләй үткәрелмәде: күпме ир-ат спорт азартыннан нәүмиз калды. Быел да шундый хәвеф кабатланыр сыман иде. Тик...
Менә бүген – язның беренче көнендә – меңләгән спорт сөючеләр өчен хоккей бәйрәме. Чөнки бүген КХЛда плей-офф уеннарының беренче матчларына старт бирелә. Бүген Магнитогорскиның «Металлург»ы Казахстанның «Барыс», Мәскәүнең ЦСКАсы Ярославльнең «Локомотив»ы, ә Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы Чиләбедә җирле «Трактор»ы белән уйнаячак. Икенче раундка көндәшен дүрт уенда җиңгән командалар үтәчәк. Мәскәүнең «Спартак» командасы белән беренче раундта уйнарга тиешле Финляндиянең «Йокерит» командасы Россия белән Украина арасында килеп туган низаг аркасында КХЛ составыннан бөтенләй чыгуын белдерде. Шунлыктан хәзер «Спартак» командасы борчу-мәшәкатьсез, уеннарсыз гына икенче раундка үтте.

Хоккей уеннары күпләребезне сагындырып өлгергән иде инде шул. Ник дисәң, коронавирус зәхмәте аркасында КХЛ командалары арасында соңгы матч моннан ай ярым элек – 14 гыйнварда «Адмирал» белән «Сибирь» арасында уйналган иде. Барысы илледән артык матч үткәрелми калды. Пекинда Кышкы Олимпиада барган көннәрдә алар уздырылыр дип көтелгән иде. Тик ахырда КХЛның директорлар советы, быелгы регуляр чемпионатны туктатып. плей-оффны моңарчы җыелган очколардан чыгып, үткәрергә булды.
Иртәгә исә Казанның «Ак Барс» командасы плей-офф уеннарын башлый. Аның көндәше – КХЛның узган елдагы Гагарин кубогы иясе Омскиның «Авангард» командасы. Татарстанның спорт данын яклаучы һәр ике хоккей командабызга да уңышлар телик.
        Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ