Логотип Магариф уку
Цитата:

Чирмешәндә мәктәп автобуслары өчен кайбер авылларда тукталыш булмавы ачыкланган

Чирмешән районында мәктәп автобусларының, туктап, балаларны утырту һәм төшерү урыннары билгеле, әмма бу мәсьәләдә проблемалар да бар. Кайбер торак пунктларда автобуслар өчен тукталышлар&nbsp...

Чирмешән районында мәктәп автобусларының, туктап, балаларны утырту һәм төшерү урыннары билгеле, әмма бу мәсьәләдә проблемалар да бар. Кайбер торак пунктларда автобуслар өчен тукталышлар юк. Укучылар аның килгәннен ачык һавада, кайбер чакта явым-төшем астында, җилдә көтеп торырга мәҗбүр була.
Быел уку елында 16 мәктәп автобусы 23 маршрут буенча йөри. Алар 34 авылдан 260 укучыны йөртә. Автобуслар паркы даими яңартылып тора, узган елны районга биш яңа автобус биргәннәр, балаларны йөртү өчен тиздән шундый тагын ике яңа транспорт чарасы кайтырга тиеш.
Барлык автобусларга да укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итә торган җиһазлар куелган. Мәктәп автобусларын йөртүчеләргә дә аерым таләпләр бар: йөртүче категорияләре туры килергә һәм йөртү стажлары 10 елдан ким булмаска тиеш.
Мәгариф бүлеге автобусларының расланган маршрут буенча йөрүләрен контрольдә тота. Иң озын маршрут — Күтәмәдән килүче автобусныкы: ул Югары Кәминкә, Кара Чишмә, Туймәт, Түбән Кәминкә авылларына кереп, укучыларны ала һәм укулар тәмамлангач, кире кайтара.
Мәктәп директоры боерыгы нигезендә, укучыларны автобуста озатып йөрергә педагоглар арасыннан бер кеше билгеләнә. Ул балаларның тәртибе өчен җавап бирә. Мәктәп автобусына чит кешеләрне утырту, тиешсез урында машинаны туктату катгый рәвештә тыела.

(tatar-inform)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ