Логотип Магариф уку
Цитата:

Дамир Залаев милли кулон ясарга өйрәтә (ВИДЕО)

Безнең  кайсыбыз гына  борынгы көмешчеләр кулы белән ясалып, әбиләребездән калган сандык төпләрендә бүгенгәчә бик кадерле ядкяр, мирас буларак   саклана торган    бе...

Безнең  кайсыбыз гына  борынгы көмешчеләр кулы белән ясалып, әбиләребездән калган сандык төпләрендә бүгенгәчә бик кадерле ядкяр, мирас буларак   саклана торган    беләзек,  хәситә, чулпы,  яка чылбыры   кебек берсеннән-берсе затлы  бизәнү әйберләре белән мактана ала икән? Бүген без әнә шундый эшләнмәләрне үз куллары белән тудыручы осталарның берсе –  Дамир Рәфкать улы ЗАЛАЕВ белән танышырбыз.

Белмим, андагы тәртип, белмим, аларның тормыш фәлсәфәсе  кызыктырганмы, самурайлар турында фильм башланса,  дөньяларын онытып карый  торган булган Дамир. Кечкенәдән шулай.  Моннан ун еллар элек  кытай, япон телләрен үзлегеннән өйрәнә башлавының сәбәбе дә нәкъ менә шул киноларга барып тоташуы берәүгә дә сер түгел. Мәктәпне тәмамлаганда, японнарның сөйләм телен шактый үзләштергән егетнең Казанга килеп, КФУның  чит телләр бүлегенә укырга керү  нияте  дә  кул җитмәслек хыял булып күренми. Тик нишлисең, университетка керү  өчен, чак-чак кына баллары җитми кала шул. Алай да район халкының яртысы – 5 400 кеше яшәгән   Камышлысына* кайтып китәргә ашыкмый Дамир Залаев. Китмәвенең сәбәбе Казанда бертуган апасы медицина институтында укыган өчен генә түгел, барыннан да бигрәк Татарстанның башкаласын, аның халкын үз итеп өлгерә Дамир.  Озаклап уйлап тормый, үзенең реалистик өслүптә карандаш белән ясаган портретларын тотып, туп-туры Казан халык һөнәрчеләре техникумына юл тота. Шунда укыганда ук, WorldSkills кебек дәрәҗәле бәйгедә катнашып, зәркәнчелек компетенциясе буенча Россия күләмендә II урын яулый. Бүген инде ул, укуын тәмамлап, әлеге үтә дә нечкә, үтә дә хикмәтле һөнәрнең серләрен студентларга төшендерә.
Әзерлек 
Осталык дәресе барышында Дамир Залаев безгә дә милли өслүптә кулон  ясап күрсәтәчәк. Эш  барышында ул әлеге һөнәрнең күп кенә нечкәлекләрен, серләрен ачып бирер. «Тиешле эш кораллары һәм теләк булганда,  әлбәттә, бу эшне һәркем башкарып чыга ала, әмма беренче тапкыр җитәрлек тәҗрибә булмау үзен сиздерәчәк», – ди оста. Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшы, дибез дә тәвәккәлләп башлыйбыз, димәк.
Моның өчен махсус станнан башка безгә лобзик, пычкы, төсле металл – җиз, йә булмаса башка берәр төсле металл (ул алтын яки  көмеш тә булырга мөмкин) пластинкасы, каргаборын, кайчы, шомарту өчен  ике төрле – 320 һәм 800 ле наждак кәгазе, төрле резина кирәк булачак. Шулай ук төрле зурлыктагы борау (сверло), чарлау өчен бормашина, өй шартларында төзүчеләр куллана торган бормашина әзерләрбез.
 Эш барышы:
Беренче эш итеп үзебезгә ошаган милли өслүптәге сурәтне сайлап алабыз һәм ПВА җилеме белән пластинкага ябыштырабыз һәм аның кипкәнен көтәбез. Пластинка белән кәгазь арасында һава калмасын дип,  чүпрәк белән  өстен сак кына сыпырып куябыз. Дөбер-шатыр кылансаң, сурәтнең бозылу  куркынычы бар.
 Алга таба безгә рәсемне тышкы контурдан түгел, ә эчке сызыклар буенча кисеп чыгарга  кирәк булачак. Моның өчен борау алып, аны бормашинага беркетәбез һәм  эчке якта тишекләр тишәбез. Аннан соң лобзикны алып пычкының бер ягын беркетәбез, ә икенче очын  әле генә тишкән тишекләрнең берсе аша чыгарып, анысын да лобзикка беркетеп куябыз. Пычкы теше  тарттырылган кыл кебек  булырга тиеш. Бармак белән тигәндә, ян-якка 3 мм дан да күбрәк авышмасын. Шуннан соң эчке контур аша кисә башлыйбыз.  Эчке якларны кисеп бетергәч, сурәтне тышкы контур буенча кисеп чыгабыз. Бу этапта эшнең иң четерекле өлеше тәмам дип әйтә алабыз. Кискен хәрәкәтләр ясаганда, пычкы сынарга да мөмкин. Бер әйберне истә тотарга кирәк:  кискәндә пычкыны түгел, ә пластинканы бора барырга кирәк.  Кисү эше төгәлләнгәч, хасил булган бизәккә ябышып калган кәгазьне, су белән  чылатып, кубарып алабыз һәм  наждак кәгазьләрен алып (башта эрерәге, аннан нәзегрәге белән) шомартабыз. Алга таба бу эшне  станокта дәвам итәбез.
Шулай итеп, сәгать ярым-ике сәгать дигәндә, кулоныбыз әзер  булды.
Расиха ФАИЗОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ