Данлыклы Чүпрәле кырлары

Чүпрәле ягы урман ягы түгел. Ә далалары менә дигән. Кара туфракта теләсә нинди культурадан мул уңыш алып була. Шуңа данлыклы да безнең Чүпрәленең кара туфраклы кырлары.

Ковид дип кул кушырып утырып булмый. Туган як сагындыра. Кайтып килим әле булмаса, дидем дә туган ягымны урап килдем әле. Туган якның су буйлары, инеше, чишмәләре, иркен кырлары, кыр ышыклау урман полосалары үзенә җәлеп итеп, магнит күк, үзенә тартып тора. Әле кайчан гына шул болын, елга, инеш буйларында йөгереп йөредк, балык каптыра идек, суны буып, буалар ясадык. Колач салып, йөзеп тә киткән вакытлар була иде. Тирән яр буенда качышлы да уйнадык. Тиз арада узды да китте балачак, яшьлек еллары. Аларны бары тик сагынып сөйләргә генә калды.

Җирсү үзенекен итте. Кайтып җитүгә үзем уйнап үскән Тирән елга буена чыгып киттем. Шунда гына Диңгелди инеше дә агып тора иде. Агып тора диюем дөрес үк булмас, быел махсус рәвештә диярлек туган ягым чишмәләрен барларга теләгән идем, әмма елның коры килүе, яңгырларның булмавы аларга да зыян салган. Минем яраткан чишмәләрем челтерәүдән туктап, корып калганнар. Диңгелди чишмәсе дә мине шулай каршы алды. Менә бит ул яңгырларның булмавы. Табигатьтә булган җисемнәр һәм матдәләр, барысы да бер-берләренә тыгыз бәйле, бер-берсен тулыландырып торалар. Шуларның берсе генә үзгәрсә дә, калганнары үзгәрә.

Шулай да яр буендагы үсемлекләр бирешмәгәннәр. Үләннәр дә үз төсләрен югалтмый саклап калганнар, чәчәкле тау битләре дә күзне иркәләп торалар. Шулай да мине иң нык җәлеп киткәне – кыр ышыклау урман тезмәләре булды. Моңа безнең урмансыз якта соңгы дәвердә нык игътибар итүләренә сөендем.

Табигатьнең стихияле көчләренә, бигрәк тә корылык, туфракны су юып китү, коры елгалар хасил булуга каршы, авыл хуҗалыгы культураларыннан тотрыклы мул уңыш алуда кыр ышыклау урманнары үстерү – бик әһәмиятле чара. Урман мелиорациясе – бездә кулланыла торган мелиорацияләрнең барысыннан да арзанрагы. Һәр гектар җиргә урман мелиорациясе үткәрү, хуҗалык өчен бик арзанга төшә.

Шул ук вакытта кыр саклау урман  тезмәләре бөртекле культуралар уңышын 20 – 30 процентка арттырулары билгеле. Үсеп утыра торган яшел тасма –  урман тезмәсе,  көчле һәм эссе коры җилләрне тоткарлый. Мәсәлән, биеклеге 20 метр булган урман тезмәсе 500 метр киңлектәге кырны саклый. Урман тезмәләре утыртылган җирдә җилнең исү тизлеге ачык җирләрдәгегә караганда 30 – 40 процентка кимрәк була. Кышын бу тезмәләр басуларда кар тота.

Һаваның дымлылыгы урман тезмәләре утырткан җирдә 2 – 3 процентка югарырак була. Ә бу исә авыл хуҗалыгы культуралары үсешенә уңай  йогынты ясый. Җирдән дымның парга әйләнүе дә 30 – 35 процентка кимрәк булу сәбәпле, урман тезмәләре утыртылган урыннарда туфракның кибүе әкренрәк бара. Тирәләрендә урман тезмәләре булган басулар елның-елында тотрыклы уңыш бирәләр.

Туган якның хуҗалык җитәкчеләре моны үз гамәлләрендә күптән сынап карадылар инде. Кыр ышыклау тезмәләре утырту дала һәм урман-дала районнарында игенчелек культурасының бөтен агротехник комплексының иң зарури өлеше булып тора. Чөнки шунсыз биредә мул һәм тотрыклы уңыш алу мөмкин түгел. Туган якның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быелгы ел шикелле корылыклы елларда кыр ышыклау урманнарыннан башка басуларда җитәрлек кадәр дым саклап булмаганын истә тоталар.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры.
 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.