Логотип Магариф уку
Цитата:

Цифрлы паспортны кемнәр алачак?

Көллиятне тәмамлаучылар цифрлы паспорт алачаклар. Документта булачак белгечнең һөнәри компетенцияләре чагылыш табачак. Паспортның цифрлы форматы колледжны тәмамлаучы турында мәгълүматны бердәм мәгълүм...

Көллиятне тәмамлаучылар цифрлы паспорт алачаклар. Документта булачак белгечнең һөнәри компетенцияләре чагылыш табачак. Паспортның цифрлы форматы колледжны тәмамлаучы турында мәгълүматны бердәм мәгълүматлар базасына өстәргә мөмкинлек бирәчәк.
Компетенцияләр паспорты көллияттә белем алучы һәр студентка WorldSkills дөнья стандартлары буенча квалификация имтиханын тапшырганнан соң рәсмиләштереләчәк. Шул ук вакытта чыгарылыш укучысына үтәргә тиешле биремнәр предприятиеләрнең гарызнамәләре нигезендә формалаштырыла.
Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко билгеләп үткәнчә, яшь белгечәр, WorldSkills стандартлары буенча демонстрация имтиханын уңышлы тапшырганнан соң, чыгарылыш урта һөнәри белем турында диплом гына түгел, ә цифрлы паспорт та алачак. Анда яшь кешенең һөнәри компетенцияләре турында тулы мәгълүмат җыелачак. Аның сүзләренчә, бердәм мәгълүматлар базасына кертелгәч,ул тиз арада потенциаль эш бирүчеләргә эләгәчәк.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ