Дисбактериоз авыру түгел

Халыкта баланың ашкайнату-эчәклек юлындагы бөтен борчуларының сәбәбе дисбактериоз дигән ялгыш фикер яши. Бүгенге көндә аннан битәр, дисбиоз күренеше хакында сөйләшү урынлы булыр.

Микробның файдалысы буламы?

Кеше организмында 500 төрдәге микроб яшәве мәгълүм. Бу – бактерияләрнең гомуми саны 1014-1016 тәшкил итә дигән сүз. Бактерияләрдән тыш, эчәклек тирәлегендә төрле вирус һәм гөмбәләр дә мыжлап тора. Бактерияләр арасында патоген (грекчадан – җиңелү, җәфа чигү) булганнары төрле инфекцияле чирләргә сәбәпче була. Шартлы патоген дип саналганнары иммунитет какшаган вакытта төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Ә менә патоген булмаган бактерия-
ләр организмның дөрес эшчәнлеген тәэмин итәрлек тирәлек – микрофлора барлыкка китерә.

Әле 1681 елда ук Антони ван Левенгук кеше организмында төрле микроорганизмнар булуын һәм аларның иң күп үрчегән урыны ашкайнату системасы икәнлеген ачыклый. «Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, организмдагы барлык микробларның гомуми авырлыгы 2-2,5 килограмм тәшкил итә, шуларның
1,5 килограммга якыны кешенең калын эчәклегендә яши. Кеше гомерендә аның нисбәте үзгәрми диярлек», – ди Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Аэлита Камалова.

Бифидобактерия, лактобактерия, бактероидлар, углевод, аксым, май һ.б. матдәләрне таркатып, ашкайнатуда мөһим роль уйный. Аларның шулай ук В төркеме витаминнары, шул исәптән фолий (В9 витамины), никотин кислоталары, бактериоцин, лизоцим кебек биологик актив матдәләр синтезында катнашуын; иммунноглобулин, интерферон кебек сак-лык факторларын көчәйтүен; эчәклектәге күзәнәкләр үсешен арттыруын, нечкә һәм калын эчәклекнең хәрәкәтчәнлеген көйләү эшчәнлеген дә ассызыкларга кирәк.

– Баланың эче кипсә, авыртса, моның сәбәбен эчәклектәге микрофлораның бозылуы дип аңлатканны еш ишетергә туры килә. Тик бу дисбактериоз түгел, –
ди галим. – Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә, ашкайнату-
эчәклек эшчәнлеге бозылып, дисбиоз барлыкка килә. Димәк, ул – икенчел күренеш. Моның бер мисалы –
дарулар куллану, бигрәк тә антибиотиклар эчү нәтиҗәсендә барлыкка килгән диарея, ягъни эч китү. Ул хәл хирургик операция, режим бозылу белән дә бәйле була ала. Шулай ук яңа туган сабыйны соңрак имезә башлау, дөрес тукландырмау, ашказаны-эчәклек юлының эшчәнлеге бозылу, үт куыгы эшләмәү, ашкайнату системасы авырулары (гастрит, колит, дуоденит һ.б.), антибактериаль терапия дә балаларда дисбиоз билгеләре күренүгә сәбәп булырга мөмкин.

Сәбәбсез авыру юк

– Дисбиоз икенчел авыру булуга карамастан, ул ашкайнату органнары авырулары вакытында баланың хәлен нык катлауландыра. Аны дәвалау төп чирне дәвалау белән беррәттән алып барылырга тиеш, юкса нәтиҗә дәвамлы булмаячак, – ди Аэлита ханым. – Кызганычка каршы, дисбактериозны ачыклауның бүгенге алымнары организмдагы микрофлораның сыйфаты турында тулы күзаллау мөмкинлеге бирми.

Ә менә чит илләр, әйтик, Европа медицинасында, гомумән, дисбактериоз дигән авыру юк дип санала икән. Ул аларда чирләр исемлегенә кертелмәгән дә. Без исә телевизордан дисбактериоз, дисбиоз вакытында кулланылырга киңәш ителә торган пробиотик һәм пребиотиклар хакындагы рекламаларны әледән-әле ишетеп торабыз. Бифидо- һәм лактобактерияләрдән торган пробиотиклар, уңай микрофлора «вәкилләре» булсалар да, организмда яшәп калмый, эшкәртелеп юкка чыга. Ә менә пребиотиклар – В төркемендәге витаминнар, пектин, бодай көрпәсе, лактулоза организмда кала һәм файда китерә. Табиб, кәефе китеп торган сабыйга дәва билгеләгәндә, әлеге аерманы да күздә тота. «Мәсәлән, күкрәк баласының эч авыруларын киметү өчен, аның рационына Lactobacillus reuteri кертүне киңәш итәргә мөмкин. Ә сабыйдагы кискен гастроэнтерит, вируска бәйле авырулар вакытында
комплекслы дәвалау терапиясендә Халыкара стандартлар буенча нибары ике төрдәге микроорганизмнар гына: Lactobacillus GG һәм Saccharomyces Bullardii тәкъдим ителә. Дәвалау гадәттә 2-4 атна дәвам итә. Бер айдан курсны тагын кабатларга була», – ди табиб. Иң мөһиме: пробиотик һәм пребиотиклар рецепттан тыш сатыла торган препаратлардан саналса да, реклама басымы астында, табиб белән киңәшләшеп тормыйча гына, үз белдегең белән дәвалауга алынырга ярамый. «Даруны дөрес итеп сайлау, аны куллану тактикасы авыру кешенең яше, туклану үзенчәлекләре, дисбиоз сәбәпләре белән турыдан-туры бәйле икәнен, шулай ук күп кенә очракта микробиологик анализ нәтиҗәләре дә таләп ителергә мөмкин булуын онытмаска кирәк», – ди профессор Аэлита Камалова.

Ләйсән Низамова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.