Дошманыңа да кичерергә язмасын!

175 нче гимназиядә булган фаҗигадә беренче ядрәне «кабул» иткән хезмәткәр – Мулланур Мостафин. Казанда ике операция кичергән милләттәшебезне хәзерге вакытта ил башкаласы Мәскәүдә дәвалыйлар. Чәрдәкләнә торган ядрә аның эчке органнарына аеруча зур зыян салган. Хастаның хәзерге хәле, бу дәһшәтле көн вакыйгалары, андагы кичерешләр турында үзе шушы вакытта әлеге уку йортында  беренче сыйныфка рус теленнән дәрес биргән хатыны Әлфия Мостафина белән сөйләштек.

…Мостафиннар шактый еллар Балык Бистәсе районы мәктәпләрендә укытканнар.  Мулланур  Балтачта, Ямашта мәктәп директоры булып эшләгән. Үзгәртеп кору елларында хуҗалык җитәкчесе итеп тә сайланган. Тик берничә елдан барыбер яраткан эшенә, мәктәпкә кайткан. Әлфия ханым исә 35 ел авылда  балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән. Биш ел элек гаилә Казанга күченеп килгәч, ул, яраткан эшен дәвам итәргә уйлап, 175 нче гимназиягә урнаша. Пенсиягә чыгып, өйдә ятасы килмәгән Мулланурын да үзе белән әйдәкли. Бер җирдә эшләве күңелле булыр, дип, ире шушы мәктәптә бинаның төзеклеген, чисталыгын тәэмин итеп торучы хезмәткәр булып эшкә урнашкан.

– Кем уйлаган шундый хәл килеп чыгар дип. Күрәчәк булгандыр инде. Беркемгә дә мондый сынауны башыннан уздырырга язмасын, – дип, уфтана-уфтана сөйли Әлфия ханым. – «Сез монда нишләп йөрисез?!» – дип, ирем шикле йөк белән кергән бәндәнең каршына килеп, аны тоткарламакчы була. Әмма мылтык тавышы яңгырауга, шунда ук идәнгә авып төшә. Ул гына да түгел,  аяусыз «мәргән» кире әйләнеп килә һәм Мулланурның башына турылап ата. Ходайның рәхмәте: ярый әле, туры тидерә алмаган. Мәскәүгә алып китәр алдыннан безне ирем белән  күрештерделәр. Ул шунда  бу хәлләрне, үзе өчен генә түгел, балаларын югалткан ата-аналар фаҗигасенең тирәнлеген аңлап елый-елый тасвирлады, – дип сөйли Әлфия ханым.  Аның  аңлатуынча, иренең хәле шактый авыр, Мәскәү табиблары ничек тә аның эчке органнарын саклап калырга тырыша. Ядрә кыйпылчык-
лары башка гына түгел, аякка да эләккән. Әле аларын алмаганнар да икән.

Террорчы мәктәпне басып алганда, Әлфия ханым 1 «Б» сыйныфында рус төркеменә туган тел дәресе укыткан. Бу вакытта сыйныф җитәкчесе Алия Вәлишина да бүлмәдә үз эшләре белән мәшгуль булып утырган. Мәктәп директоры Әминә Вәлиеваның, сыйныфларны бикләргә, беркая чыкмаска, дигән фәрманы яңгырагач (мондый кисәтү, шөкер, бөтен мәктәптә –
 сыйныф бүлмәләрендә, залларда ишетелә, фәкать бер сыйныфта гына элемтә эшләми торган була) тиз генә ишекне эчтән бикләп, сабак бирүен дәвам итә укытучы. Теге бандит бик күп сыйныфларның ишеген шакыган, аларныкын да дөбердәтеп: «Откройте дверь!» –дип кычкырган. Ә беркатлы сабыйлар, «ниндидер ят исләр килә, ату тавышлары ишетелә» дип, колакларын шомрайтып, тәрәзәдән карамакчы булганнар. Укытучы, аларны тынычландырып, берни булмагандай, сабак бирүен дәвам иткән. Шул ук вакытта, үзе тәрәзәдән ишегалдына багып, әрле-бирле чабышкан өлкәннәрне, балаларны шәйләп алган. Ни генә булмасын, ике укытучы сыйныфта ыгы-зыгы, курку-өркү  уянуга юл куймаганнар. Мондый хәлдә иң дөрес юл шул булуы соңыннан гына аңлашылган, билгеле. Ярый әле, тәрәзәне ачмаганнар. Сикереп, күпме бала зыян күрер иде. Ул мәлдә адашкан ядрә кыйпылчыгы тимәс дип тә беркем ышандыра алмый бит.

 – Дәрес беткәч тә, әле ишекне ачарга ашыкмадык. Мәктәп директоры, үзе килеп: «Бу – мин! Ачыгыз!» – дип шакыгач кына коридорга аяк бастык. Анда куркыныч блокбастерлардагы кебек иде: ишекләр аунап ята, дары исе, ыгы-зыгы… Без, алдан өйрәтелгәнчә,  спорт залы аша ишегалдына чыктык. Мин бу яктан балаларны биреп тордым, теге яктан Алия күтәреп алып торды. Балаларны чыгарып бетергәч, иремне эзли башладым. Бөтен кеше чабулый… Бермәлне ашханә мөдире, иреңә дә атканнар, аны хастаханәгә алып киттеләр, дип килеп әйтте. Шулай аның 7 нче хастаханәдә икәнен белдем, – дип искә төшерде әлеге хәтәр минутларны Әлфия ханым.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.