Логотип Магариф уку
Цитата:

Эзтабар язучы – «Әдәби хәзинә» герое

«Татарстан. Яңа гасыр» телеканалы Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбендә якташыбыз, эзтабар язучы, халыкара премияләр лауреаты Шаһинур ага Мостафинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Әдәби хәз...

«Татарстан. Яңа гасыр» телеканалы Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбендә якташыбыз, эзтабар язучы, халыкара премияләр лауреаты Шаһинур ага Мостафинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Әдәби хәзинә» тапшырулар циклының чираттагысын төшереп китте. Әлеге чарада авыл җитәкчелеге, укытучылар, укучылар, заманында әдипне укыткан мөгаллимнәр катнашты. Тапшыруның безнең мәктәптә төшерелүе очраклы түгел иде. IMG_7782Чөнки Шаһинур Әхмәтсафа улы, туган авылы Арташта башлангыч мәктәп тәмамлаганнан соң, укуын ул чактагы Урта Кирмән сигезьеллык мәктәбендә дәвам иттерә, беренче шигырь язу серләренә дә шушында өйрәнә.


Шаһинур Мостафин – үз халкына армый-талмый хезмәт итүче, кешеләрне нык яратучы Олы шәхес ул. Быел ул үзенең 70 яшьлеген билгеләп үтте. IMG_7783Аны чын мәгънәсендә башкаланы туган төбәгебез белән бәйләүче рухи күпер дияргә була. Шаһинур ага – «Мәгариф» журналының да актив авторларының берсе. Аның үлемсез каһарманнарыбыз турындагы язмаларын күпсанлы журнал укучыларыбыз көтеп ала, яратып укый. Шаһинур ага туган ягы – Мамадыш яклары белән тыгыз хезмәттәшлектә яши. Юкка гына аңа «Мамадышның мактаулы гражданы» дигән дәрәҗәле исем бирелмәде. IMG_7786Якташ әдибебезнең 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәләренә дә Мамадыш төбәгендә старт бирелүе гаҗәп тә түгел. Шундый иҗади кичәләрнең чираттагысы – Казанда: 9 декабрь– Россия геройлары көне алдыннан Татарстан Милли музеенда үтәчәк. Ә инде Шаһинур ага Мостафинга багышланган «Әдәби хәзинә» ташыруы ноябрь аенда эфирга чыгачак. Карарга онытмагыз.IMG_7792


Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ