Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел укытучысы - 2021» билгеле булды

Казан Авиатөзелеш районының 119 нчы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алексей Четверкин «Ел укытучысы - 2021» дигән мактаулы исемгә ия булды. Ул Казан данын конкурсның республика этабында...

Казан Авиатөзелеш районының 119 нчы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алексей Четверкин «Ел укытучысы - 2021» дигән мактаулы исемгә ия булды. Ул Казан данын конкурсның республика этабында яклаячак.
Иң яхшы укытучыларга бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров тапшырды.
«Конкурс сезнең укытучы һөнәренең абруен күтәрә, яшьләрне канатландыра. Конкурска әзерләнгәндә катнашучылар үз сәләтләрен бәяли, үз эшләрен нәтиҗәли, үз - үзен сынап карый. Конкурс бик зур тәҗрибә бирә, сезнең һөнәри үсеш траекториясен төзергә ярдәм итә», – дип билгеләде Рөстәм Гафаров.

Конкурста 500 дән артык кеше катнашкан. Шәһәр этабына 69 кеше үткән.Иң яшь катнашучыга 21 яшь. Икенче урынга «Укытучы – предметник» номинациясендә Мәскәү районының 94 нче гимназиясенең физика укытучысы Динар Әюпов лаек дип табылды. Яңа Савин районының 155 нче гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эмиль Шәйдуллин өченче урынны яулады.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото с сайта KAZANFIRST

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ