Логотип Магариф уку
Цитата:

Елны «Алтын Урда хәзинәсе» китабы белән башла

Татар акчасы музее җитәкчесе, мөһәндис Артур Галимҗанов 2023 елны балалар өчен чыгарылган «Алтын Урда хәзинәсе» исемле буягыч белән башларга тәкъдим итә. Буягыч, ягъни раскраска китабы, Алтын Урда тәң...


Татар акчасы музее җитәкчесе, мөһәндис Артур Галимҗанов 2023 елны балалар өчен чыгарылган «Алтын Урда хәзинәсе» исемле буягыч белән башларга тәкъдим итә. Буягыч, ягъни раскраска китабы, Алтын Урда тәңкәләре белән таныштыра. Татар нумизматикасы үрнәкләре белән танышып һәм рәсемнәр ясап, укучы җиңел һәм мавыктыргыч форматта милли тарихны өйрәнә ала. Мәктәп укытучылары өчен дә бу буягыч бик файдалы булыр — аның белән бик кызыклы дәресләр үткәреп була.
Китапны тәкъдим итү кичәсе "Татар китабы йортында"да 14 гыйнвар 11:00 сәгатьтә узачак.  Биредә Артур Галимҗановның татар тәңкәләре турында гаять эчтәлекле лекциясе көтелә. Ә чарага килгән балалар өчен «Вакыт буйлап сәяхәт» экскурсиясе әзерләнгән, дип хәбәр итә китап йортының матбугат хезмәте.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ