Фаҗигале еллар онытылмый

 1991 елдан башлап 30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921 – 1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Аларның саны да, исәбе дә төгәл генә билгеле түгел. Төрле чыганакларда мәгълүматлар төрлечә китерелә: берничә йөз меңнәр белән, хәтта берничә миллион белән дә исәпләнә тапталган гомерләр саны.

Мамадыш шәһәренең Совет урамында гаять тирән эчтәлекле һәйкәл бар. Канаты сынган, аякларын чәнечкеле тимер чыбык уратып алган аккош һаман кояшка, зәңгәр күкләргә таба очарга талпына. Коточкыч елларда зинданга ябылып, тән һәм җан җәрәхәтләре алуына карамастан, аның рухы сынмаган. Горур кошның чиста, ак күңеле якты киләчәккә ышана…

Сталинизм чорының җинаятьчел репрессия корбаннары истәлегеә куелган һәйкәл ул. Үткәннәрне искә төшерү. яңарту, дәверләрне һәм буыннарны күчемле өйрәнергә мөмкинлек бирә. Әлеге һәйкәл дә тарихыбызны, узган чорларның кара вакыйгаларын искә төшереп, мондый вәхшилекләрнең җир йөзендә бүтән беркайчан да кабатланмавына ишарә ясап, кешеләр канының юкка түгелмәвенә чакыра сыман.

Сәяси репрессияләрнең кайчан башланып, кайчан бетүен төгәл генә әйтүе дә кыен. Коммунизм төзү рухы белән янган Совет җитәкчелеге бу чарадан беркайчан да баш тартмады. Искәрмә шунда гына, кайсыдыр еллар аралыгыда ул һич күрелмәгәнчә киң колач белән алып барылса, кайсыдыр чорда азрак йомшартыла.

Сәяси репрессия дип сәяси мотивлар буенча дәүләт тарафыннан башкарылган төрле мәҗбүр итү чаралары таныла. Мондый чараларга иректән һәм гомердән мәхрүм итү, психик дәвалау учреждениеләренә көчләп урнаштыру, граңданлыктан мәхрүм итү, илдән сөрү, ирекләре чикләнгән хәлдә мәҗбүри хезмәткә тарту, судлар һәм хөкем итү функцияләре бирелгән башка органнар тарафыннан сыйнфый, социаль, милли, дини билгеләр буенча дәүләт һәм сәяси строй өчен куркыныч дип табылганнарның хокукларын, ирекләрен өлешчә чикләү һәм башкалар керә.

Репрессияләрнең яңа дулкынын башлауның төгәл датасы да күрсәтелә: 1937 елның 5 августы. Бу көнне барлык республикаларда, край һәм өлкәләрдә элекке кулакларны, советка каршы элементларны репрессияләү башланырга тиеш була. Барлык репрессияләнергә тиешле затлар ике категориягә бүленә: беренчесе – күрсәтелгән контингенттан нык куркыныч тудыручылар. Алар кичекмәстән кулга алынып, «өчлек» тикшерүе узуга, атылырга тиешлеләр.  Икенчесе – активлыклары кимрәк булган дошман элементлар. Алар кулга алынып, 8 – 10 елга лагерьларга озатылырга тиеш була. Шунда ук беренче һәм икенче категорияләр буенча ничә кеше репрессияләнергә тиешлеге күрсәтелә: Татарстан буенча I категориягә – 500, II категориягә – 1500, барлыгы 2000 кеше кулга алынырга тиеш була. Һәр эштә дә беренче булырга өйрәнгән Татарстан җитәкчелеге бу өлкәдә дә планны арттырып үти. 1937 –1938 елларда гына да Татарстан буенча 11806 кеше сәяси мотивлар һәм «кулак операциясе» буенча кулга алына. Кулга алынганнарның 28 проценты, 3166 сы атып үтерелә. Ә Мамадыш районы буенча 1342 репрессияләнгән кешенең 172 се атылуга дучар була.

Бу уңайдан районыбыз мәктәпләрендә төрле чаралар уза. Безнең Урта Кирмән урта мәктәбендә дә бу көнгә багышланган күргәзмә эшләде.

Күргәзмәдә күпсанлы авылдашларыбызның туган якларыннан кеше яшәмәгән җирләргә сөрелүе турында язмалар шактый иде. Татарстанда чыгарылган «Хәтер китабы» нда репрессиягә дучар булган 50 меңнән артык якташыбыз турында кыскача мәгълүмат табарга мөмкин. Татар әдипләре Аяз Гыйләҗев, Гурий Тавлин, Рафаэль Мостафин әсәрләре дә шул шомлы еллар кайтавазы турында… Тарихыбызның фаҗигале еллары белән танышу үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенге тормышның кадерен белү өчен кирәк.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.