Гаилә бәхете нәрсәдән тора?

Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне дә парлы итеп яралткан. Мөселманнарның Изге китабы Коръән-Кәримдә бу хакта болай дип әйтелгән: «Җир үстереп биргән нигъмәтләрне дә, кешеләрне дә һәм тагын аларга мәгълүм булмаган әллә никадәр нәрсәләрне парлы-парлы итеп төзүче Аллаһка чиксез мактаулар!» («Йәсин» сүрәсе, 36 нчы аять).

Төн – көн белән, ай – кояш белән, җир – күк белән, җан тән белән бер-берсен тулыландырган, камилләштергән кебек, ир белән хатын да бер-берсен камилләштерә, бер-берсен тынычландыра, бәхетле итә.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Бай булса да, ире булмаган хатын һәм шулай ук, бай булса да, хатыны булмаган ир – мескеннәрдер», – дигән. Шушы хәдистән аңлашылганча, гаиләле кеше генә чын байлыкка, рухи тынычлыкка ия була ала. 

Гаилә саф һәм нык булсын өчен, никах укылырга тиеш. Никах – ул ике затның әүвәл Аллаһка, аннары әти-
әниләренә, шаһитларга һәм бер-берсенә Раббыбыз кушканча, яратышып, хөрмәт итеп, әти-әниләребезне онытмыйча гомер буе яшәячәкбез дип вәгъдә бирүләре. Никах кешегә гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Өйләнегез, балалар тудырыгыз, чөнки мин Кыямәт көнендә өммәтемнең күплеге белән башка өммәтләр каршында мактаначакмын» (Ибн Мәҗә). Никахта җаваплылык тойгысы һәм балаларны тәрбияләү кирәклеге кешене хезмәт итәргә һәм үз бурычын үтәргә этәрә. Никах гаилә тормышын җайга сала һәм бәхетле, бар яктан камил булган җәмгыять тудыра. Никахсыз яшәсәк яки аңа хилафлык итсәк, бу балаларыбызның безне онытуына, хөрмәтләмәвенә, кадерсезләвенә китерергә мөмкин. Кеше үзенең никахына туг-ры булып калырга, аны бозмаска, хыянәт итмәскә тиеш.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Дин буенча, Аллаһ ризалыгы өчен өйләнгән кеше диннең яртысын үтәгән булыр. Икенче яртысы өчен Аллаһның ярдәменә таянсын».

Галимнәребез әйткәнчә, нык һәм сәламәт гаилә дүрт нәрсәгә нигезләнгән: мәхәббәт, хөрмәт, сабырлык һәм ышану. Бер тарихи вакыйга белән танышып үтик. Әбү Хәнифә (Аллаһ аны үз рәхмәтеннән аермаса иде) янына бер хатын килә дә:

– Әй хәзрәт, ике ел элек ирем белән миңа никах укыган идең. Хәзер инде аер безне. Мин аның белән бергә яшәргә теләмим, – ди.

– Аерылырга теләвеңнең сәбәбе нидә? – дип сорый хәзрәт.

– Барлык хатыннарның ирләре өйләренә вакытында кайта, ә минеке һаман соңга кала. Шул сәбәпле, көн дә диярлек өйдә тавыш чыга.

Әбү Хәнифә гаҗәпкә калып:

– Аерылырга теләвеңнең сәбәбе өйгә соңга калып кайтуда гынамы? – дип сорый.

– Әйе, мондый кимчелеккә ия булган ир белән яшәргә теләмим. Башкалар кебек вакытында кайтсын, – дип җавап бирә хатын.

– Аеруын аерырмын, әмма бер шартым бар: өеңә кайт, зур, тәмле күмәч пешереп, миңа алып кил. Аны пешергән вакытта өеңнән бернәрсә дә кулланма: тозын да, суын да, онын да, йомыркасын да, сөтен дә күрше-тирә хатыннардан сорап ал. Сәбәбен аларга да аңлат, – дип әйтә Әбү Хәнифә.

Бу хатын өенә кайтып китә. Күрше хатынына кереп:

– Әй, Мәрьям, бер савыт су биреп тор әле, – ди. Күршесе:

– Суыгыз беттеме әллә? Сезнең ишегалдында кое бар иде түгелме соң? – дип сорап куя.

– Суыбыз бар барын. Иремнән зарланып, хәзрәт янына: «Аер мине иремнән» дип барган идем, – дип әйтүгә, күршесе Мәрьям:

– Әй, син минем иремне белсәң иде! – дип, озак кына вакыт иреннән зарлана башлый. Шуннан соң икенче күршесе Асия янына тоз сорап керә.

– Нәрсә, тозың беттеме әллә? Бер кашык тоз сорап кергәнсең, – ди күршесе.

– Тозыбыз бар барын, әмма иремнән зарланып, хәзрәт янына: «Аер мине иремнән» дип барган идем, – дип әйтүгә, күршесе Асия:

– Әй, син минем иремне белсәң иде! – дип, озак кына вакыт иреннән зарлана. Шулай итеп, бу хатын кайсы гына күршесе янына әйбер сорап керсә дә, барысының да ирләреннән зарлануын ишетә.

Күмәчне бик зур, тәмле итеп пешерә. Хәзрәт янына алып барып, бу күмәчне аның кулына тоттыра.

– Әй хәзрәт, рәхмәт сиңа, күмәчне гаиләң белән тәмле итеп аша, әмма мине иремнән аера күрмә.

– Нәрсә булды, кызым? – дип сорый хәзрәт хатыннан.

– Минем ирем бөтенесенең ирләреннән дә әйбәтрәк икән, – дип җавап кайтара ул.

Бу тарихи хәлдән гаилә тормышында сабырлыкның никадәр кирәкле сыйфат икәнлеге күренеп тора, ягъни гаилә мәңге булсын өчен, ир белән хатын бер-берсенең кимчелеген эзләмәскә, күзәтмәскә, күрмәскә тырышырга тиеш. Кайсы вакытта күрсәң дә, күрмәгән кебек хис итәргә яисә йомшак, матур тел белән шул кимчелекләрне төзәтү юлларын күрсәтергә кирәк. Ир белән хатын – дуслыкның иң югары дәрәҗәсенә күтәрелгән кешеләр. Әгәр ике дус бер-берсенең кимчелекләрен күзәтеп, бер-берсенә төрттереп әйтә торган булсалар, араларындагы дуслык бик тиз сүнәр.

Шулай ук хатын белән ир бер-берсеннән камиллек көтәргә тиеш түгел. Минем ирем, минем хатыным идеаль булырга тиеш дигән фикердә булган кеше, иң беренче чиратта, үзен бәхетсез итә. Бернинди кимчелексез, камил кешеләр
дөньяга әле тумады, һәм туачагына һич өмет юк. Аллаһның Расүле (г.с.) әйткән: «Һәрбер кеше – хаталы. Һәм иң хәерле, мактаулы хаталанучылар –
ялгышларын танып, аңлап төзәтергә теләүчеләр» (Суюти «Җәмиг әс-сәгыйрь»).

Нияз хәзрәт САБИРОВ,
Апанай мәчетенең имам-хатыйбы,
ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты
 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.