Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү тәртибе билгеле

Һәлак булган 175 нче номерлы гимназия укучылары һәм укытучылары гаиләләренә 1 миллион күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яктау министры Эльмира З...

Һәлак булган 175 нче номерлы гимназия укучылары һәм укытучылары гаиләләренә 1 миллион күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яктау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
“ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгына нигезләнеп, ТР Хөкүмәте оператив рәвештә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. Һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына тигез өлешләрдә 1 миллион сум түләнәчәк: балалар гаиләләрендә – ата-анасына, олылар гаиләләрендә – иптәше, балалары һәм ата-анасына. Сәламәтлеккә авыр яки уртача зыян күрүчеләргә 400 мең, җиңел зыян күрүчеләргә 200 мең сум түләнәчәк”, - дип аңлатты министр.
Хәзерге вакытта министрлык һәм ТР буенча тикшерү комитеты тарафыннан зыян күрүчеләр дип тану буенча карар әзерләнә. Эльмира Зарипова әйтүенчә, һәлак булучыларның гаиләләренә акчалата ярдәм бүген көн ахырына күчереләчәк. Сәламәтлеккә зыян килгән өчен түләүләр суд-медицина экспертизасы һәм зыянның авырлыгы турында бәяләмә бирелгәннән соң башкарылачак.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ