Аджика

Кирәкле әйберләр:

— 5 кг помидор

— 1 кг кишер

— 1 кгалма

— 1 кг татлы борыч

— 300 г ачы кызыл борыч

— 300 гсарымсак

— 500 мл көнбагыш мае

— 1 стаканшикәр комы

—  ¾ стакан тоз

— 9% лы 0,5 л аш серкәсе

Эш тәртибе:

Ачы борыч һәм сарымсактан кала барлык яшелчәләрне иттарткыч аша чыгарабыз дауртача утта 1,5 сәгать кайнатабыз. Шуннан соң тоз, шикәр комы, май һәм аш серкәсен өстибез һәм кабат 1-1,5 сәгать пешерәбез. Иттарткычтан чыгарылган сарымсак белән әче борычны салып, тагын 10 минут кайнатып алабыз. Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, капкачын каплап куябыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.