Логотип Магариф уку
Цитата:

«Шомырт» торты

Кирәкле әйберләр:эчлек өчен иттарткычтан чыгарылган шомырт (туңдырылган чия, җиләк һ.б. кулланырга мөмкин) 3 йомырка 200 грамм атланмай 200 грамм шикәр комы 1 пакет ванилин 1 пакет көпшәкләг...

Кирәкле әйберләр:


эчлек өчен иттарткычтан чыгарылган шомырт (туңдырылган чия, җиләк һ.б. кулланырга мөмкин)



  • 3 йомырка

  • 200 грамм атланмай

  • 200 грамм шикәр комы

  • 1 пакет ванилин

  • 1 пакет көпшәкләгеч (разрыхлитель)

  • тоз

  • он


Эш барышы:


Майны эретеп, шуңа йомырканың сарысын, 100 грамм шикәр комы, ванилин, көпшәкләгеч, чама белән тоз, онны әз-әзләп салып, кулга ябышмаслык итеп йомшак камыр басабыз. Камырның 1/3 өлешен суыткычның туңдыру камерасына тыгып куябыз. Калган өлешен майлы табага җәеп, өстенә эчлекне сылыйбыз. Йомырканың агын 100 грамм шикәр комы белән җете ак төскә кергәнче күпертәбез һәм эчлек өстенә җәябез. Туңдыргычтагы бер өлеш камырны алып, суфле өстенә уып җибәрәбез. Торт мичтә  220-230 градуста 40-45 минут пешә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ