Логотип Магариф уку
Цитата:

Галимҗан Ибраһимовка 135 ел тулу уңаеннан  

Татарстанның Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан Г.Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы академик басмасы әзерләнеп дөнья күрде. Бу – институтның...

Татарстанның Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан Г.Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы академик басмасы әзерләнеп дөнья күрде. Бу – институтның ХХI йөздә Татарстан китап нәшрияты белән берлектә тормышка ашырыла торган өченче масштаблы проекты.  Моңа кадәр Г.Исхакый “Әсәрләре”нең 15 томлыгы, Г.Тукай “Әсәрләре”нең 6 томлы академик басмасы нәшер ителгән иде.
Г.Ибраһимов “Әсәрләре”нең 15 томлы академик басмасы, идеологик сәбәпләр аркасында, әдипнең моңа кадәр әзерләнеп бастырылган 9 томлы “Әсәрләр” басмасына кермәгән материалларна да үз эченә ала.
Яңа басмага кертелгән текстлар кыскартуларсыз, җентекле комментарийлар белән бирелә. Ул бүгенге көн укучысына Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты турында тулы мәгълүмат җиткерү белән беррәттән, татар әдәбияты, мәдәнияте, мәгариф һәм фән үсеше тарихы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге тудыра.

 I-V томнарда язучының әдәби әсәрләре урын алган. Биредә “Татар хатыны ниләр күрми” повестеның һәм “Безнең көннәр” романнарының төрле басма вариантлары, шулай ук совет чорында идеологик канннуннарга туры килми дип табылган “Адәмнәр” повексте” да кертелгән.
VI – X томнарда галимнең әдәбият тарихы мәсьәләләренә,  сәнгатькә, тел белеменә һәм  телне укыту методикасына караган  хезмәтләре урнаштырылган. Әлеге томнардагы 135 хезмәтнең 22се беренче тапкыр томлыкларда дөнья күрә.
I I – XV томнарда Г.Ибраһимовның публцистикасы, тарихи һәм иҗтимагый фикергә караган мәкаләләре, хезмәтләре, берничә автобиографиясе, хатлары, тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле документлар, архив материаллары урын алган. Әлеге томнарда да  “Борынгы ислам мәдәнияте” исемле хезмәте, 100 дән артык мәкалә беренче мәртәбә кирилицада басыла.
XV томлыкта Г. Ибраһимов әсәрләренә замандашлары тарафыннан язылып, үз чорында газета-журналларда басылган рецензияләр дә урын алган. Әлеге бәяләмәләр укучыга әдипнең әдәби репутациясе формалашу үзенчәлекләрен  һәм шул чордагы әдәби хәрәкәтне аңларга ярдәм итәләр.
Г.Ибраһимовның 135 еллыгына Г.Ибраһимов “Әсәрләр”енең  15 томлы академик басмасы дөнья  күрү милли мәдәниятебез һәм әдәбиятыбызга битараф булмаган укучыларыбыз тарафыннан хуплап кабул ителер шәт.
                                                                         Ирек НИГЪМӘТИ

«Татар-информ» фотосы

 
                               

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ