Логотип Магариф уку
Цитата:

«Галиябану»ны татарча җырлап үскән казах кызы

Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Астана Опера» театрының әйдәп баручы солисты Салтанат Әхмәтова белән М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Россия Федерациясендә Казахстан Республика...

Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Астана Опера» театрының әйдәп баручы солисты Салтанат Әхмәтова белән М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Россия Федерациясендә Казахстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысасында узачак концерт алдыннан очраштык. Яшь булуына карамастан, ул инде опера сәхнәсендә үз урынын яулаган, Анджела Георгиу, Монсеррат Кабалье кебек легендар башкаручылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга өлгергән опера җырчысы.
Салтанат Әхмәтованы күпләр «Большая опера» классик сәнгать-телепроектында җиңүче (2014)  буларак та танып белә.  Без сөйләшкән арада да аның янына килеп, «Большая опера» телепроекты уңаеннан сүз катучылар булды.

Вакыт чикле булмаса, әлбәттә, без кечкенәдән  табигать тарафыннан  куелган тавышлы  кызчыкның  ничек итеп вокал  студияләргә йөрүе;  бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулавы; әбисе – татар хатыны Фәридә ханым Хәбибуллинаның оныгына ничек итеп татар көйләре, башлыча «Галиябану»ны өйрәтүләре; Кокшетау колледжында Жакып Кушкембаевта укуы хакында да иркенләп сөйләшкән булыр идек. Кызның мөмкинлекләрен күреп, аны Астана академиясенә казах халкының мәшһүр «сандугачы» Хорлан Калиламбекова классына укырга керергә димләүче дә нәкъ менә  Жакып Кушкембаев була бит.
Төптән уйлап карасаң, бер генә нәрсә дә тик торганда гына булмый бу дөньяда.  Көллиятнең соңгы курсында укыганда Салтанатның остазы белән бергәләп Астанага иҗади яшьләрнең «Шабыт» («Илһам») Халыкара конкурс-фестивалендә катнашырга дип китүләрендә дә бернинди очраклык булмый. Баралар, бик уңышлы чыгыш ясыйлар, ә ул елны конкурсның жюри рәисе нәкъ менә Хорлан Калиламбекова булмасынмы?! Шул очрашудан икенче дөньяга эләккәндәй була кыз.
«Астана академиясендә укуым белемемнең нигезен тәшкил итсә, укытучымның Хорлан Калиламбекова булуы   һөнәри үсешемдә иң мөһим урын алып тора», – дип юкка гына әйтми инде ул.

Расиха ФАИЗОВА


Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ