Логотип Магариф уку
Цитата:

II «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсы башланды

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен II «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсын игълан итә. Конкурс 2021 елның 5 нче июлен...

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен II «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсын игълан итә. Конкурс 2021 елның 5 нче июленнән 20 нче декабренә кадәр үткәрелә.
“ASYL” – чынлыкка, камилеккә ишарә. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр арасында театр хәзерге заман балалары, яшүсмерләре һәм яшьләр проблемалары белән бәйле пьесалар, аларда фикер һәм хисләр чынлыгын күрергә тели.
Театр драматургларда балалар һәм яшьләр өчен заманча пьесалар язуга кызыксындыру уяту, яшь тамашачы театрлары репертуарын яңа әсәрләр белән баету, театрларны балалар аудиториясе өчен актуаль пьесалар куюга стимуллаштыруны планнаштыра.

Конкурска 0 дән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм балалар хакындагы төрле жанрдагы пьесалар көтелә. Яңа ел һәм башка бәйрәмнәргә сценарийлар, прозага инсценировкалар, әдәпсез телдә язылган текстлар кабул ителми – бу бәйге шартларының берсе.  
Оештыручылар әкият, комедия, комикс, драма, маҗара, фэнтези, феерия, тарихи пьеса, вербатим һ.б. техникаларда язылган текстларны кабул итәргә һәм укырга әзер.
Конкурс 4 номинациядә үткәрелә, һәр номинациядә 1 пьеса җиңеп чыга.
Конкурсның электрон адресы: asyltextkariev@mail.ru.
Конкурс һәм гаризаны (заявка) рәсмиләштерүнең тулы кагыйдәләре Нигезләмәдә: (https://karievteatr.ru/)
Белешмә өчен: Театрыбыз беренче тапкыр «ASYL» драматургия конкурсын 2019 елда үткәрде. Бәйге беренче генә тапкыр үткәрелүгә карамастан, катнашучыларның географиясе гаять киң булды: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Белгород, Махачкала, Рязань, Киров, Тольятти, Екатеринбург, Сочи, Калуга, Сарытау, Новосибирск, Донецк, Самара, Уфа, шулай ук Белоруссия,  Финляндия, Германия (Алмания) һәм Румыниядән барлыгы 174 автор катнашты. Алар арасында профессиональ әдәбиятчылар да, башлап язучы драматурглар да бар иде. Конкурска 217 пьеса килде. Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнде. Биш әсәр жюриның махсус бүләгенә лаек булды. Махсус бүләккә лаек һәм җиңүче пьесалар җыентыкка тупланды.
Әсәрләр белән https://drive.google.com/file/d/1SsDaSSsVIW1rVWvuML1gn2oaGkV5z-X_/view сылтамасы буенча сез дә таныша аласыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ