Логотип Магариф уку
Цитата:

Илнең киләчәген  сәләтлеләр билгели

Мәктәп – укучылар өчен ачышлар һәм яңалыклар дөньясы. Иң яхшы мәктәп нинди була, аны ничек күзалларга? Сүз дә юк, укучыларның киләчәгенә дөрес юнәлеш бирә алган мәктәп – иң яхшы мәктәп. Бүген белем би...

Мәктәп – укучылар өчен ачышлар һәм яңалыклар дөньясы. Иң яхшы мәктәп нинди була, аны ничек күзалларга? Сүз дә юк, укучыларның киләчәгенә дөрес юнәлеш бирә алган мәктәп – иң яхшы мәктәп. Бүген белем бирүнең сыйфатын күтәрүне яңа педагогик технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен. Заман таләпләре үскәннән -үсә бара.
Туган авылым Татар Тау Илендә балаларга татар телендә биология һәм химия фәннәреннән белем бирәм. Укучылар авылда, үз телебездә белем алуларына карамастан, зур уңышларга ирешәләр. Алар гел хәрәкәттә, һәр елны муниципаль этапта биология-химиядән, экологиядән җиңүче һәм призлы урыннарга лаек  булалар. Районыбызда беренчеләрдән  булып «Йөз талантлы авыл баласы» бәйгесендә укучым  җиңүче булды.
 Бердәм дәүләт имтиханнарында да сынатмыйлар,  югары балл җыялар. 2021/2022 уку елында укучым Алмаз Раимов имтиханда  химия фәненнән 93 балл җыйды. Укучыларым биология-химия фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында,  фәнни-гамәли конференцияләрдә, республика күләмендә узган проект яклау эшләрендә актив катнаша. Бу аларда тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек  сыйфатлар тәрбияли, кеше белән аралашырга өйрәтә.
Олимпиадада җиңү яулау ул – укучы һәм укытучының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Бәйгеләргә әзерләнүнең, уңышка ирешүнең  нигезендә бер системага салынган эшчәнлек ята. Билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, фәннәр белән кызыксынучанлыгы арта. Шуңа күрә укытучы балаларда булган мөмкинлекләрне барлап, аңа юл күрсәтергә һәм ярдәм итәргә тырыша. Ел саен бәйгегә укучы әзерләү – безгә дә зур стимул  әле, укучылардан калышмаска тырышам, һәрвакыт үз белемемне камилләштерә барам: мастер-классларда, конкурсларда, проект эшләрендә катнашып җиңүче булып танылдым. Боларны кырык елга якын башкарган хезмәтемнең нәтиҗәсе буларак кабул итәм.
Авыл укытучысы булуым һәм сәләтле балалар белән үз телебездә белем алып,  уңышларга ирешүем белән үземне бик бәхетле саныйм.  Еллар буе иртән, һәркөнне мәктәпкә сөенеп, ашкынып киләм. Минем бөтен шатлыгым – укучыларым.

Зөлфия ҖИҺАНШИНА,


Питрәч районы  Татар Тау Иле урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология һәм химия укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ