Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Метшин «Озын тәнәфес» шәһәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде

Казанда «Озын тәнәфес» гомуми белем бирү учреждениеләренең шәһәр фестивале гала-концерт белән тәмамланды. «Чулпан» мәдәни-күңел ачу үзәге сәхнәсендә мәктәп, район һәм шәһәр этапларын узган вокалчылар...

Казанда «Озын тәнәфес» гомуми белем бирү учреждениеләренең шәһәр фестивале гала-концерт белән тәмамланды. «Чулпан» мәдәни-күңел ачу үзәге сәхнәсендә мәктәп, район һәм шәһәр этапларын узган вокалчылар һәм биючеләр чыгыш ясады. Конкурста беренче урынны Яңа Савин районының 170 нче номерлы мәктәбе яулады. Конкурсның финалына чыгу өчен 48 мәктәптән 1 –   11 нче сыйныфлардан 4 меңнән артык укучы көч сынашты. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
«Озын тәнәфес» ел саен кызыклы һәм амбициоз катнашучыларны җәлеп итә һәм безгә балалар иҗат бәйрәме бүләк итә», – дип билгеләде мэр. Ул искәрткәнчә, конкурс Татарстан башкаласы талантларын бер сәхнәдә инде 12 нче тапкыр җыя. «Фестиваль, үсеп килүче буынга үз сәләтләрен күрсәтеп кенә калмыйча, яңа дуслар табарга, сәхнәдә булачак коллегалары белән аралашырга да мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шундый проектлар ярдәмендә бүгенге укучы тормышта төп юлын таба һәм киләчәген билгели ала», – диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы конкурста катнашучыларга һәм аларның остазларына рәхмәт белдерде. «Балаларның уңышлы чыгыш ясавында укытучыларның һәм мәктәп директорларының өлеше бәяләп бетергесез, үз эшләренең профессионаллары укучыларның сәләтен үстерү өчен зур көч куялар. Сезнең ярдәм белән без әлеге фестивальдә елдан-ел матур итеп башкарылган номерлар күрәбез. Тамашачыларны сөендерергә омтылуыгыз сезне алга таба да яңа үрләр яулауга рухландырсын», – дип ассызыклады И. Метшин.
Туган якның мәдәни мирасы быелгы фестивальнең темасы булды. Конкурс жюрие музыка, бию һәм театр юнәлешләрендә, шулай ук оригиналь жанрда иң яхшы чыгыш ясаучыларны ачыклады. Казанның Яңа Савин районының 170 нче номерлы мәктәбе җиңүче булды һәм 1 млн сум күләмендәге төп призны алды.
Фестивальдә икенче урынны Казанның Совет районындагы 108 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе яулады, ул 500 мең сум күләмендә приз алды. Өченче урынны Мәскәү районының 2 нче гимназиясе һәм Яңа Савин районының 179 нчы номерлы гимназиясе бүлеште – һәр уку йорты 300 әр мең сум акча алды.
Фестивальне оештыручылар фестивальдә катнашучыларның барысын да истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр, ә уку йортларына 50 мең сум акча бирелде. Моннан тыш, иң актив катнашучыларга Казан яшь тамашачы театрыннан махсус бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләү тантанасында Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, шулай ук Казанның район администрацияләре башлыклары катнашты, дип хәбәр ителә Казан шәһәре мэриясе сайтында.

Фото: https://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ