Логотип Магариф уку
Цитата:

Гади һәм катлаулы процентлар. Эретмәләр һәм эремәләр

8 нче сыйныфта алгебра дәресе.

(8 нче сыйныфта алгебра дәресе)
Айсылу ЗАКИРОВА,
Теләче районы Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы
Максат:
Белем бирүдә: математика фәненнән алган белемнәрне химик мәсьәләләр чишүдә куллану, төрле концентрацияле эремәләргә карата мәсьәләне алгебраик ысул белән чишәргә өйрәнү, үткән материаллар буенча белем дәрәҗәләрен тикшерү.
Үстерелешле: предметара бәйләнешне күрсәтү, фәнгә карата кызыксыну уяту, мәсьәлә чишү методларын сайлап алырга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Тәрбияви: укучыларда төгәллек, пөхтәлек тәрбияләү, куелган максатка ирешергә омтылу тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет: гади һәм катлаулы процентка карата мәсьәләләр чишү күнекмәсен үстерү.
Шәхескә юнәлдерелгән: математика фәненең тормышта кирәк булуына төшендерү, кызыксынучанлыкны арттыру.
Белем бирүдә: алган белемнәрне куллана белү.
Коммуникатив: командада эшли белү, бер-береңне хөрмәт итү, тыңлый белү.
Предметара бәйләнеш: химия.
Җиһазлау: презентация, интер-
актив такта, ноутбук, карточкалар, рефлексия бите.
Дәрес барышы

 


  1. Оештыру өлеше


  2.  


Укытучы. Исәнмесез, балалар. Хәзер химия белән интегральләштерелгән дәресебезне башларбыз. Ни өчен химия белән дисезме? «Процентлар» темасы нәкъ менә химия фәнен өйрәнгәндә киң кулланыш таба. Сез әзерме?

 

 


  1. Дәреснең максатын һәм бурычларын билгеләү, уку эшчәнлегенә мотивацияләү


  2.  

Укытучы. Бүгенге дәреснең девизы итеп Рене Декартның түбәндәге сүзләрен алырбыз: «Күп белү генә җитми, аны куллана да белергә кирәк». Бүген без математиканы башка фәннәрдә дә, ә бу очракта химия дәресендә мәсьәләләр чишкәндә кулланып булганын күрербез.
Көндәлек тормышта еш кына төрле эремәләр белән эш итәбез. Мәсәлән, яшелчәләр консервлаганда тоз һәм аш серкәсе эремәләре. Көн саен куллана торган металл акчалар эретмәдән эшләнгән.
Безгә шул турыда Азат кызыклы мәгълүмат әзерләгән, аны тыңлап китик әле.
Укучы. Эремәләр бик күп. Аларның табигатьтә һәм техникада әһәмияте бик зур: мәсәлән, үсемлекләр матдәләрне бары тик эремә хәлендә генә үзләштерә; табигый сулыклар да эремә булып тора, техникада һәм сәнәгатьтә күп кенә матдәләрне җитештерү эремәләрдә уза (сода, ашлама, кислота, металлар, кәгазь җитештерү). Лаборатор дәресләрдә дә без эремәләр белән эш итәбез. Химиклар химик реакцияләрнең 99 процентын эремәләрдә уздыра. Эремәләр төшенчәсен, гадәттә, су, сулы эремәләр белән бәйлиләр. Чөнки су иң киң таралган матдә һәм яхшы эреткеч булып тора.
Серкә кислотасы – уксус кислотасы (CH3COOH). Аны б. э. к. 5000 еллар элек Месопотамия вакытыннан алып куллана башлыйлар. Аннан соң Мисыр һәм Римда барлыкка килә. Урта гасырларда серкәне күп итеп Франциянең Орлеан шәһәрендә җитештерәләр. Бик зур масштаб-
ларда чыгару XIX гасыр уртасында гына башлана. Сыекландырылган 6–10 процентлы серкә кислотасы майонез ясаганда, яшелчә тозлаганда маринад ясау өчен файдаланыла. Серкә эссенциясе – 80 процентлы эремә. Аны сыеклатмыйча азык-төлектә кулланырга ярамый.
Без даими куллана торган металл акчалар элегрәк өч төрле металл-
дан гына ясалган була: алтын, көмеш, бакыр. Бу – меңнәрчә ел шулай була. XIX гасыр ахырында гына аларга никель һәм никельнең бакыр белән эретмәсе кушыла. Корыч иң арзанлы металл була. Күп кенә илләрдә тәңкәләрне корычтан эшлиләр, аннан соң өстеннән бакыр, җиз (латунь) һәм бронза белән каплыйлар. Россиядә аларны корычтан эшлиләр һәм өстеннән бакыр-никель катнашмасы – мельхиор белән каплыйлар.
Укытучы. Димәк, без бүген эремәләр һәм эретмәләр турында сөйләшәчәкбез. Аларга карап, процент һәм пропорцияләр кулланып, мәсьәләләр чишәчәкбез.
III. Белемнәрне актуальләштерү
Укытучы. Башта процентлар турында сөйләшеп китик. Аның турында нәрсәләр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
Ә хәзер бирем үтәп алырбыз.

 

 


  1. Процентларда күрсәтегез: 0,1; 0,25; 1,02; 1,3; 0,07.

  2. Унарлы вакланма рәвешендә күрсәтегез: 45%, 100%, 105%, 127%, 3%.

  3. Табыгыз: 60 санының 1% ын,
    1 кг ның 25% ын, 500 г ның
    115% ын, 75 км ның 10% ын. (Биремне үтәргә 3–4 минут бирелә. Укучылар укытучы тәкъдим иткән чишелеш буенча дөреслеген тикшерәләр һәм билге куялар.)


  4.  


Укытучы. Ә хәзер пропорция турында сөйләшеп китик һәм ничек пропорция төземичә генә ниндидер матдәнең процентын табып булуын карарбыз.

 

 


  1. 12 % лы 1 кг ниндидер матдә эремәсендә ничә грамм матдә бар?


  2.  


Чишү:

 

 


  1. Бу – пропорция төземичә дә чишеп була торган очрак.


  2.  


12%=0,12
1*0,12=0,12 кг=120 г.

 

 


  1. Эретмәдә 200 г бакыр бар, һәм ул эретмәнең 5% ын тәшкил итә. Барлык эретмә ничә кг?


  2.  


Чишү:
Пропорция төзеп чишәбез, бу – туры пропорциональлек.
200 г 5%
х г 100%.
Моннан пропорциянең билгесез буынын табабыз.
х=200*100:5=4000 г =4 кг, чөнки кг нарда сорый, шуңа күрә бер берәмлектән икенчесенә күчәбез.

 

 


  1. Динар майлылыгы 2,5% лы сөт белән майлылыгы 6 % булган сөтне кушты. Нәтиҗәдә 5 л майлылыгы 4,6% булган сөт барлыкка килде. 2,5% лы ничә л сөт кушылган?


Чишү:
Тигезләмә ярдәмендә чишү отышлы була. 1 пакет сөтне х дип тамгалыйбыз, икенче пакет 5–х була. Тигезләмә төзибез:
х*0,025+(5-х)*0,06=5*0,046
Тигезләмәне чишәбез. 2,5% лы
2 л сөт кулланылган.
(Бу мәсьәләләрне барлык укучылар фикерләшеп чишә. Дөреслеге слайдтан карап тикшерелә.)
Ял минутына
Укытучы. Тагын да яхшырак эшләр өчен бераз ял итеп алыйк. (Музыка астында төрле бию хәрәкәтләре ясала.)

 

 


  1. Белем һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә куллану


  2.  


Укытучы. Ә хәзер без сезнең белән ике төркемгә бүленербез һәм төркемнәрдә эш оештырырбыз. (Укытучы кызыклы сорауларны укый. Так номерлы сорауга җавап биргән укучы – 1 нче командага, җөп номерлы сорауга җавап биргәне 2 нче
командага бара. Бүленеп беткәч, һәр команда үзенә билгеләнгән урынга утыра. Команда үзенә лидер сайлый. Һәр команда күбрәк бирем чишәргә тырыша. Команда лидеры укытучыдагы критерийлар буенча мәсьәләнең дөреслеген тикшерә. Һәр дөрес биремгә 1 балл бирелә. Баллар саныннан чыгып, укучыларга билге куела.)
Кызыклы мәсьәләләр:

 

 


  1. Бүлмәдә – 4 почмак, һәр почмакта – бер мәче, һәр мәче каршында – тагын өчәр мәче. Бүлмәдә ничә мәче бар? (4)

  2. 7 бертуган бара. Һәрберсенең бер кыз туганы бар. Ничә кеше бара? (8)

  3. Җәнлекнең ике уң, ике сул, ике ал, ике арт аягы бар. Ничә аяклы җәнлек? (4)

  4. Буш стаканда ничә чикләвек? (Берәү дә юк.)

  5. 7 шәм яна. Икесен сүндерделәр. Ничә шәм калды? (2)

  6. Апасы энесеннән 5 яшькә олырак. Тагын 7 елдан ничә яшькә олы булыр? (5)

  7. Кулларда 10 бармак. 5 кулда ничә бармак? (25)

  8. Тавык бер аякта басып торса – 2 кг, ике аякта ничә кг була? (2 кг)

  9. Бер йомырка 4 минут пешә.
    6 йомырка ничә минут пешәр? (4)

  10. Ничә ай 30 көннән тора? (Февральдән кала барлык айлар да.)

  11. Яңгыр ике көн ява аламы? (Юк, төн бар.)

  12. Ике әти, ике ул бара. Барлыгы ничә кеше бара? (Өч кеше: бабай, әти, ул.)

  13. Имәндә – 3 ботак, һәр ботакта – 5 алма. Барлыгы ничә алма? (Имәндә алма үсми.)

  14. Өй эше турында мәгълүмат, аны ничек үтәү турында инструктаж


  15.  


Өй эшенә ике мәсьәлә. Дәфтәргә язып чишеп килергә.

 

 


  1. 40% лы һәм 10% лы тоз эремәләрен кушканнар. Нәтиҗәдә 800 г 21,25% лы яңа эремә барлыкка килгән. Һәр эремә ничә г алынган?

  2. Ике эретмә: берсендә 70% бакыр бар, икенчесендә – 40%. Алардан 50% бакыры булган яңа эретмә барлыкка килсен өчен, бу эретмәләрне нинди чагыштырмада алырга кирәк?

  3. Рефлексия


  4.  


Укытучы. Хәзер дәрескә йомгак ясыйбыз. (Һәр укучыга рефлексия бите өләшенә. Укучылар, аны тутырып, укытучыга тапшыралар. Икенче дәрестә анализ ясала. Билгеләр куела.)

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ