Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң яхшы татар теле укытучылары билгеле

Татарстанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021” Бөтенроссия конкурсынының җиңүчеләрен игълан иттеләр. Башкортстанның Нефтекама шәһәре укытучысы Галия Корбанова һәм Актаныш сәләтле балал...

Татарстанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021” Бөтенроссия конкурсынының җиңүчеләрен игълан иттеләр. Башкортстанның Нефтекама шәһәре укытучысы Галия Корбанова һәм Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты мөгаллиме Чулпан Шәрипова җиңүче булып танылды.
Бәйгедә быел барлыгы 32 укытучы (шуларның 12се – төрле төбәкләрдән) катнашкан. Алар арасыннан регионнардан, Татарстаннан берәр иң яхшысын сайлап алганнар. Чулпан Шәрипованың гимназиядә укыта башлавына – 7 ел. Соңгы вакытта ул әдәбият дәресләрен 3 D күзлекләр ярдәмендә алып бара. Виртуаль дөнья балаларга әсәрләрне яхшырак тоярга ярдәм итә.“Әдәбият дәресләре буенча мультимедиа кушымталары аз, шуңа күрә аны үзебез эшлибез”, – ди ул.
Галия Корбанова Башкорстанның Нефтекама шәһәрендәге 10 нчы мәктәп “белем бирү үзәгендә” 15 ел белем бирә. Эш стажы –20 ел. Аның укучылары биш ел рәттән республика, халыкара олимпиадаларда җиңү яулый.
– Дәрестә генә телне өйрәнә алмыйлар. Шуңа күрә өйдә дә сөйләшергә кирәк. Әти-әниләр белән бергәләп эшлибез. Шәһәрдә  рус мохите булса да, укучыларым татарча сөйләшә, –ди Галия Корбанова.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ