Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең финал этабы узды

«Адымнар» күптелле мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финал этабы узды. Конкурста Татарстаннан — 21 мөгаллим, чит төбәкләрдән — Удмуртия, Чувашия, Башкортста...

«Адымнар» күптелле мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финал этабы узды. Конкурста Татарстаннан — 21 мөгаллим, чит төбәкләрдән — Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Төмән, Киров, Ульяновск, Оренбург, Пенза, Омск, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән 11 укытучы көч сынашты, фикер алышты һәм тәҗрибә уртаклашты.
24 мартта шулар арасыннан финалга чыккан алты укытучы көч сынашты. Алар мәгариф министры, ата-аналар, укучылар һәм вакытлы матбугат вәкилләре биргән сорауларга җавап тотты.
Бәйге ахырында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларга татар теле дәреслекләреннән яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча дәресләрнең кыскартылачагы турындагы дигән имеш-мимешләргә ышанмаска өндәде. «Татар теле ике атнага бер тапкыр яки дәрес ярты сәгатькә кадәр кыскартыла икән дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Барлык шартлар тудырылган. Сәгатьләр санын мәктәп үзе хәл итәргә тиеш, аңлап бетермәгән кешеләрнең уй-фикерен үзгәртергә, алар белән агарту эшен алып барырга, телнең аһәңен, матурлыгын ачып салырга ярдәм итәргә безнең көчебез җитәрлек. Шуңа күрә борчылмагыз. Татар теле дәресе сәгатьләре кимеми», — диде министр.
Бәйгедә республикабыздан Казанның Вахитов районы 116 нчы лицей укытучысы Зилә Габдинова, Чаллы шәһәренең 12 нче урта мәктәбе укытучысы Фирүзә Вахитова, Казанның Идел буе районы 114 нче мәктәбе укытучысы Ләйсән Шәрәфетдинова катнашты. Төбәкләрдән Төмән өлкәсе Вагай районы Заречный урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Венера Ибукова, Башкортстанның Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Динара Харисова, Чувашиянең Тукай урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Динә Гыймалтдинова катнашты.
Сынау нәтиҗәләреннән чыгып, төбәктән һәм республикадан берәр абсолют җиңүчене сайлап алачаклар. Җиңүчеләрнең исемен бүген «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабындагы йомгаклау кичәсендә әйтәчәкләр.

Абдул Фархан фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ