Логотип Магариф уку
Цитата:

Интернат мәктәпкә – яңа директор

Мамадыштагы сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбенең ярты гасырдан артык тарихы бар. 1966 елда ярдәмче интернат мәктәп буларак ачыла ул. Укучылары бик үк сәламәт булмаса...

Мамадыштагы сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбенең ярты гасырдан артык тарихы бар. 1966 елда ярдәмче интернат мәктәп буларак ачыла ул. Укучылары бик үк сәламәт булмаса да, мәктәп үзе төшеп калганнардан саналмый. Әйтик, 2014 елда ул «Россиянең иң яхшы йөз мәктәбе»нең берсе дип табылган, ә аның директоры Мансур Вәлиев «Ел директоры» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән иде. Ә 2016 елда әлеге интернат мәктәпнең «Татарстанның иң яхшы белем бирү оешмалары» номинациясендә кубок һәм лауреат дипломы белән бүләкләнгәне булды. Бу уку йортының укучылары да төрле бәйгеләрдә катнашып, әледән-әле уңышка ирешеп килә. Мәсәлән, бу мәктәп командасының Чикагода узган юнифайд-футболы буенча Бөтендөнья турнирында җиңеп чыкканы бар.
Шунысын да әйтик: Мамадыш интернат мәктәбенә соңгы 14 елда Мансур ага Вәлиев директорлык итте. Һәр нәрсәнең – үз вакыты булган кебек ул да директорлык постын яшьләргә калдырырга ният кылды. Интернат мәктәпнең директорлык кәнәфиенә тәҗрибәле һәм күпләргә мәгълүм педагог Таһир Галимханов билгеләнде. Хезмәт юлын туган мәктәбендә гади укытучыдан башлаган Таһир Әхмәдулла улы Көмеш Күл мәктәбе директоры, район мәгариф бүлеге җитәкчесе, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Аның соңгы эш урыны районның Җөри мәктәбендә директорлык иде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ