Логотип Магариф уку
Цитата:

Ирада Әюпова: "Бүген җәмгыять гаделлеккә мохтаҗ"

Ирада Әюпова:  «Бүген җәмгыять гаделлеккә мохтаҗ» Мәдәният министры Ирада Әюпова җәмәгатьчелекне имиджын үзгәртеп тору белән генә гаҗәпләндерми. Ул журналистлар белән рәсми булмаган шартлард...

Ирада Әюпова:
 «Бүген җәмгыять гаделлеккә мохтаҗ»
 Мәдәният министры Ирада Әюпова җәмәгатьчелекне имиджын үзгәртеп тору белән генә гаҗәпләндерми. Ул журналистлар белән рәсми булмаган шартларда – яңарак ачылган мәдәният учреждениеләрендә яисә иҗтимагый  мәйданнарда очрашып, алар белән ирешелгәннәрне, ә кайчак көн кадагындагы проблемаларны бергәләп ачыкларга ярата. Шуларның берничәсен искә төшереп узсак, артык булмас. Аларның  «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында, Казан Кремлендәге Гамави урыннарда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрының «Шәрык клубы»нда  узганнары хәтергә сеңгән. Быел ел йомгаклары Казанның М.Горький урамындагы яңа ачылган «Яшәү сәнгате» иҗтимагый мәйданында әһәмиятле темаларны тикшерү форматында узды. Сөйләшүдә Казан ТЮЗының «Здесь был Кай», Е. Вахтанг исемендәге Мәскәү театры гастрольләре вакытында күрсәтелгән «Война и мир», «Евгений Онегин» спектакльләрен тикшерү, «Бөек Болгар» фестивале тәмамлану турындагы белдерү үзәккә алынган иде.

 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Яңа ел алдыннан без, Ирада Хафизҗан кызы белән Мәдәният министрлыгында очрашып, сәгать ярым Татарстан җәмәгатьчелеген аеруча дулкынландыра һәм борчый торган сорауларга җавап эзләдек.
– Сез, күптән түгел генә журналистлар белән зур пресс-конференция уздырып, 2022 елга йомгак ясадыгыз. Мәдәният министры булып эшләү чорында иң зур казанышыгыз нәрсә дип уйлыйсыз.
– Бик күп үзгәрешләр булды. Тик нәтиҗә ясарга иртәрәк. Мәдәният өлкәсендә «чигерелгән нәтиҗәләр» дигән төшенчә бар, чөнки ул тармакта нәтиҗә күпкә соңрак күренә. Минемчә, соңгы биш ел йомгакларын гына  бәяләү дөрес булмас иде. Мин министрлыкка Зилә Вәлиева министр чагында килгән идем. Шуңа күрә күп кенә проектлар шул чорда башланды. Кайберләре Айрат Сибгатуллин министр булганда кузгатылды. Мин министрлыктан китеп торган арада барлыкка килгәннәре дә бар. Аларның һәм хәтта 2012–2013 елларда  кузгатылганнарының нәтиҗәләрен без бүген күрәбез. Күпләр яшьләр мәдәнияте калкып чыгуга игътибар итә. «Живой город» китап ярминкәсе, Нурбәк Батулла проекты, «Калеб» – болар барысы да елдан-ел колач җәя бара. Мәдәнияттә бүген карар кабул итәсең дә иртәгә уңай нәтиҗәсен күрәсең дигән нәрсә юк. Мин ирешелгәннәр арасыннан иң зур казаныш дип  ДӘВАМЧАНЛЫКны саныйм. Безгә кадәр булганнарны ватмадык. 10–15 ел элек барлыкка килгән проектлар дәвам итә.

Яңалардан «Мәдәни ел– тормыш стиле» проектын билгеләп үтәр идем. Аның нигезенә традицион культураны актуальләштерү мәсьәләсе салынган. Безнең халык хәзерге заманда  үзенең бердәнберлеген лаеклы гәүдәләндерә ала. Татар булу, милли киемдә йөрү, милли ризыклар белән туклану оят түгел. Чуваш булып, милли кием кию,  милли ашлар әзерләү шулай ук кимчелек саналмый. Бу һәрбер милләткә кагыла. Дөньяга  яратылуыбызның үзенчәлеген тану бик мөһим.  Шундый проектларны тормышка ашыру  хисабына да милли горурлык хисләре көчәя.

Яңа ел алдыннан Казан мәдәният институты  Федераль проектта катнашты. Аның шарты буенча бәйрәм чыршысын традицион һөнәрчелек эшләнмәләре белән бизәргә тиешләр иде. Ректор Роза Шәйхәйдәровна Әхмәдиеваның әйтүенә караганда, институтка гжель осталары килгән. Менә алар безнең милли һөнәрләрдәге нечкәлекләрне өйрәнергә тырышып караганнар. Бу эш алар өчен катлаулы булып чыккан. Шуннан чыгып та бездәге һөнәрчелекнең никадәр нечкә һәм катлаулы булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Без борын-борыннан чын һөнәр осталары белән дан тотканбыз.

Бездә  театр өлкәсендә «Һөнәр» дип исемләнгән илкүләм яшь режиссура фестивале уза. Бу – бик мәгънәле һәм зирәк төшенчә. Аны хәзер күп очракта менеджер рәвешендә файдаланалар. Ләкин уңышка ирешергә теләгән һәр кешенең шул өлкәдә һөнәре булырга тиеш. Әгәр аның акыл төпкелендә профессиональлек утырмый икән, ниндидер бер юнәлештә тотрыклы уңышка ирешүе икеле.
Икенче проект – «Кино за семь дней» («Җиде көндә кино») дип аталганының асылына профессионал булу концепциясе салынган. Монда, команда төзеп, кино төшерүче турында сүз бара. Хикмәт кемнеңдер безгә килеп төшерүендә түгел, үз осталыгын шәкертләренә тапшыруында. Бу – мәгърифәтчелек проекты, һәм ул 2023 елда да дәвам итәчәк.
– Мәдәният объектларын төзү ягыннан чыгып карасак, алдагы еллар нинди вакыйгалар белән истә калды? Мисалга, Зилә Рәхимҗан кызы дигәндә, без беренче чиратта аның исемен Казан курчак театрының күркәм яңа бинасы белән бәйлибез.
–  Әгәр сүз инфраструктура турында бара икән, алар бик күп, шул исәптән ике театр бинасы. Туфан ага Миңнуллинның Дәүләт Советында ясаган соңгы чыгышын еш кына искә төшерәм. Ул Рөстәм Нургалиевич икътисадтагы үзгәрешләр  турында доклад ясаганнан соң, аңардан Россия Президенты мәдәният өлкәсендәге үзгәрешләр турында сораса нинди җавап алыр икән, дигән сорауны кабыргасы белән куйды. Билгеле, авыл клублары турында сөйләргә була, диде драматург,  ләкин бездә эре шәһәрләрдәге мәдәният мәсьәләсе дә бар бит. Мәсәлән, Чаллы шәһәре кайбер субъектларның башкалаларыннан да зуррак. Ә Чаллы драма театры кемгәдер өйдәш булып яши. Химиклар каласы Түбән Каманың драма театры эшли торган шартлар да шуннан яхшырак түгел. Иң әһәмиятлесе – ул Милли китапханә темасын күтәрде. Аңа лаек бина турындагы мәсьәлә 50 ел буе чишелә алмый, диде депутат.
– Туфан Абдуллович, димәк, Сезгә эш векторы биргән, әйтергә мөмкин, юл күрсәтүче йолдыз ролен үтәгән. Сүз уңаеннан, ул газета-журнал мөхәррирләре белән аралашырга да ярата иде. «Идел» журналында   ул бүләк иткән самавырдан чәй эчү зур кунакларга гына насыйп була.
– Бу яктан миңа язмыш елмайды, шуңа күрә «Аллаһка шөкер», дим.  Туфан Абдулловичның программасы тулысынча үтәлде. Чаллыда  соңгы дүрт ел ярымда ике театр бинасы төзедек һәм тантаналы рәвештә ачтык. Шуларның берсе – Чаллы драма театры. Аңа Аяз Гыйләҗев исеме бирелде, һәм ул Кама аръягы зонасының татар  мәдәният үзәгенә әйләнде. Алар Язучылар берлеге һәм башка иҗат берлекләре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Анда еш кына сынлы сәнгать күргәзмәләре уза. Татар язучыларының юбилей кичәләре дә шунда үтә. Быел без автомобильчеләр каласында «Мастеровые» рус драма театрын ачтык. Аның да үз бинасы бар. Түбән Камада театр бинасын ремонтлау 2017 елда ук башланган иде. Өстәмә финанслар табылып, драма театры бинасын төзәтеп бетерә алдык. Быелның 28 декабрендә анда Яшь  тамашачы театры ачылды. Быел Түбән Кама музыка көллиятенә  ремонт башланачак. Мәдәни мәгариф өлкәсендә бик күп эшләнде. 20 музыка мәктәбе төзекләндерелде. Фешин исемендәге сәнгать училищесы, Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә ремонт бара. Тиздән Казан театр училищесы, Казан ТЮЗы буенча да хәрәкәт башланачак. Шулай итеп, мәдәни инфраструктурада төзелеш киң колач белән бара, дип әйтә алабыз.
– Хәзер Милли китапханә утыра торган бина белән дә горурланырга була. Кайчандыр без, тарих классы укучылары, Ленинның мемориал комплексындагы музейга йөри идек. Элекке НКЦның музей фондлары нинди хәлдә? Аларны төрле почмакларга тараткач, җыеп алу бик авыр булыр, дигән курку бар иде.
– Милли китапханә яшьләрне тартып торучы  үзәккә әйләнде. Ул илнең, ә, бәлки, дөньяның иң яхшы китапханәләре рәтенә керә. Анда  элеккегечә фондлар белән эшләү дә, «тынлык» зонасы да бар. Абонемент биләмәләрендә иркенлек – беркем башкаларга комачауламый.
НКЦ фондларының бер өлеше Бауман урамы, 3 нче йорттагы борынгы Шәһәр магистраты бинасына урнашачак. Гыйнварда  Казан Кремлендәге узган ел ремонт төгәлләнгән Гавами урыннар (Присутственные места) бинасында Казанның Меңьеллыгы фондыннан күргәзмә оештыру планлаштырылган.

«МИНЕ ТАМАШАЧЫНЫҢ ТИРӘНРӘК БУЛА БАРУЫ ШАТЛАНДЫРА»
– Мин Сезне Галиәсгар Камал театрында еш очратам. Театрның япон архитекторы Кэнго Кума проекты буенча төзелергә тиешле яңа бинасының язмышы ни хәлдә?
– Бүгенге көндә яңа бинаның техник шартлары буенча сөйләшүләр бара. Ул бина архитектура ягыннан гына түгел, анда эшләүчеләргә тудырылган шартлар буенча да заманча булырга тиеш. Хәзер театрга куелган спектакльләрдән тыш, андагы иҗат атмосферасы, кешене күздә тотып эшләү үзенчәлекләренә карап та бәя бирелә.
– Ул театрдагы нинди спектакль Сезнең күңелгә аеруча якын?
– Мин, чынлап та, театр сәнгатен яратам. Татарныкын бигрәк тә. Караганнарымнан миңа  «Кара чикмән», «Телсез күке» спектакльләре ошаган иде. Кызганычка, алар сәхнәдән төште. Осетин драматургы Георгий Хугаев әсәре булган «Кара чикмән»дә бик тирән фәлсәфә салынган: кешегә хезмәт итү – хуҗага хезмәт итү түгел ул. Татар драматургы Зөлфәт Хәким драмасы буенча куелган «Телсез күке» идея эчтәлегеннән тыш, актёрлар составы белән дә көчле иде: Әзһәр Шакиров, Рамил Төхвәтуллин, Искәндәр Хәйруллин, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Радик Бариев һәм башкалар уйнады. Хәзер әлеге әсәр буенча шул исемдәге  фильм төшерү турында сүз бара.
Көчле спектакльләр күп. Минем үземә «Җилкәнсезләр», «Курчак туе» да, халыкның фәлсәфәсен ачу уңаеннан, бик ошаганнар иде. Безнең халык чыгымчыларга ярата һәм ирек сөючән. Моны инкяр итеп булмый.
Озак еллар тамашачы көлкеле җиңел спектакльләргә өстенлек биреп килде. Мине аның соңгы вакытта тирәнрәк әсәрләргә тартылуы шатландыра. Ул үз күңеленнән рухи эзләнү таләп итә торган әсәрләрнең  асылын аңлау өчен кыйммәтле вакытын күпләп сарыф итәргә әзер.
– Редакцияләргә Мәскәү, Санкт-Петербург кебек калалардан килүче кунаклар, иң беренче итеп, Казан Кремлен һәм Кабан күле буен карарга теләк белдерәләр. Сезнең сөйләү буенча Камал театры төзелү Кабан күле ярларын төзекләндерүнең дәвамы булачак.
– Әйе, бу үзенә күрә логистик боҗра булып чыга. Кабан яры биләмәләре киңәя бара. Минем үзем өчен аның Иске Татар бистәсе ягы якынрак. Биредә хәзер күренекле скульптор һәм рәссам Бакый Урманче иҗат иткән Шиһабетдин Мәрҗани  сыны үзенең лаеклы урынын алды. Бу – Хәтер зонасы.
– Татар халкы – җыр сөюче, җырчы халык. Шуны күздә тотып, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев берничә ел элек музыкаль-драма театры оештырсак, яхшы булыр иде дигән фикер әйтте. Аны Татарстанның һәм Башкортстанның – халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов та хуплап чыкты. Әлеге мәсьәләнең кулуарларда  тикшерелгәне бармы?
– Без моны барыбыз да телибез. Тик тоткарлаучы күп кенә факторлар бар. Шуның беренчесе – репертуарны актуальләштерү. Музыкаль-драма театры өчен кирәк булган материалны булдыру юнәлешендә күп кенә яңа проектлар барлыкка килде. Әйтик, «Кара пулат» операсы – шул юнәлеш өчен уңышлы җирлек. Хәзерге вакытта мондый материалларны туплау урыны К. Тинчурин исемендәге театр мәйданы. Юкка гына «Кара пулат» шунда тумады бит. Әлеге театр сәхнәсендә бара торган күп кенә спектакльләрнең музыкаль бизәлеше хуплауга лаек. Театрның Салих Сәйдәшев музее белән янәшә булуы да аның өстенлеге булып тора. Сүз уңаеннан, С. Сәйдәшев музеена бер дигән ремонт ясалды. Хәзер планда – даими эшләүче музыкаль-драма лабораториясе оештыру. Һәр җирдә шәхесләр кирәк.
 Шатлыкка андый шәхесләр килеп чыгып тора. Ильяс Камал үз эшчәнлеген җәелдереп килә. Эльмир Низамовның талантын һәм эшчәнлек күәсен барыбыз да күреп тора. Миләүшә Хәйруллина быел симфоник оркестр белән «Кави-Сәрвәр» музыкаль спектаклен куярга җыена. Аның режиссёры Илгиз Зәйниев, премьерасы «Мирас» фестивале кысаларында узачак.
Белешмә. Казан композиторы Миләүшә Хәйруллинаның татарча «Кави-Сәрвәр» операсы яшь композиторларның «Партитура» Бөтенроссия  конкурсында җиңде.  Сигез номинациядәге бәйгенең нәтиҗәләре П.И. Чайковский исемендәге консерватория-
нең Зур залында игълан  ителде.

– Тинчурин театры мәйданында  Артур Исламов һәм Эльза Хәйри (Исламова) татарча «Минем Такташ» камера операсын тәкъдим иттеләр.  Ул Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосына «КаzanOperaLab» лабораториясендә әзерләнде.Тулы канлы театр барлыкка килсен һәм коммерция ягыннан аклансын өчен, аның репертуарында ике-өч ел дәвамында бер-берсен алыштырып торырлык 30–40 спектакль кирәк. Камал театрының яңа бинасы төзелеп беткәч, музыкаль театрның хәтта аның урынына урнашу мөмкинлеге дә карала.
 ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР СӘХНӘЛӘРЕНӘ ЮЛ
– Быел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры тамашачыларны Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы белән шатландырды. Бу – композиторның сигез операсыннан соңгысы. «Качкын», «Ирек», «Шагыйрь», «Түләк», «Намус», сәхнәдә куелмагач, безгә таныш түгел. 1941 елның 9 июнендә «Алтынчәч» операсы сәхнәләштерелә һәм зур  уңышка ирешә. Татар җәмәгатьчелеге, шул исәптән газета-журнал хезмәткәрләре әледән-әле опера театрында милли авторларның әсәрләре күбрәк куелсын иде, дигән теләк белдерә. Бу мәсьәләгә җитдирәк игътибар итәр вакыт җитмәдеме икән?
– Опера ул – бик консерватив жанр. Күпчелек театрлар бер үк репертуар белән бер генә гасыр утырмыйлар. Афишаларга күз салсаң, анда яңа опералар бик сирәк күренә.
Нәҗип Җиһановныкы кебек опералар гасырлар үткәч тә сакланып калыр. Ләкин һәр язган әсәр «атмый». Әгәр профессиональ либретто, тулы партитура бар, һәм ул әсәр музыкаль сәнгать кануннары буенча документлаштырылган икән, ул, иртәме-соңмы, дөньяга чыгачак. Хәзер композиторлар либретто язучылар белән бергәләп яңа музыкаль  әсәрләрне «нуль»дән иҗат итәләр.
Күптән түгел мин үзебезнең хореография училищесыннан  өч студент белән очраштым. Алар Нәҗип Җиһанов музыкасына милли балет кую идеясен җиткерделәр. Яшьләр үзләренең ул материал белән таныш булуларын күрсәтте. Мондый башлангычлар ярдәмгә лаек.
Утыз-кырык еллар элек сәхнәдә татар спектакльләре барганда, ярым буш залларны күрергә була иде. Хәзер «Алтын Урда», «Сөембикә», «Шагыйрь мәхәббәте», «Җәлил» операларына – аншлаг. Димәк, тамашачының яңа буыны килә.
Бүгенге көндә безнең алда башка бурыч тора. Әлеге әсәрләрне, үзебез белән генә чикләнмичә, башка театрларның репертуарына кертергә иде. Аларның безгә кардәш халыклар театрларында – Казахстан, Кыргызстан театрларында баруы зур әһәмияткә ия. Алдагы биш елда шуңа ирешү минем үзем өчен  оптимик максат булып тора. Күп кенә төрки халыкларның иҗат мәйданнары белән әйбәт мөнәсәбәтләр урнаштырылды инде. Мәсәлән, Чувашиядә «Кара пулат» операсын сәхнәләштерергә әзерләнәләр. Башкортстанда «Алтын Урда» белән кызыксыну бар.
– Мәдәният министрлыгы һәм шәхсән үзегез Франциянең «Mezzo» каналы аша дөнья  җәмәгатьчелегенә татар композиторларының операларын таныту буенча зур эш башкардыгыз. Алар инициатива күрсәттеме, безнең якмы?
– Хезмәттәшлек тәкъдиме белән без чыктык. «Mezzo» Казанда Резеда Ахиярованың «Алтын Урда», «Шагыйрь мәхәббәте» операларын (Ренат Харис либреттосы),  Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсын, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын төшереп алды. Төшерү түләүле. Ләкин без эфир вакыты өчен түләмәдек. Әгәр сез әзер материалны күрсәгез, аның ничек оста төшерелүен күреп шаккатыр идегез. Санкт-Петербургта узган мәдәният форумында коллегалар безнең милли  әсәрләргә хушлары китүен белдерделәр. «Без кичә «Mezzo» каналыннан милли операларыгызны тыңладык. Сезнең милли операларыгыз да, балетыгыз да сокландырды» дигән сүзләрне ишетү бик күңелле булды.
– Ирада Хафизҗан кызы, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 85 ел тулган көннәрдә аларның үз залы булмау мәсьәләсе калкып чыкты һәм гаҗәпләндерде. Бу хәл ителмәслек мәсьәләме?
– Әлеге тема берничә мәртәбә күтәрелде. Без хәтта Химиклар мәдәният йортына да тукталган идек. Тик барып чыкмады. Әйе, бер яктан, ансамбльнең үз залы булырга тиеш кебек. Икенче яктан караганда, төрек варианты кулайрак булмасмы икән, дип уйлыйбыз.  Төркиядә аерым иҗат коллективлары һәм аерым иҗат мәйданнары белән идарә итү оешмасы бар. Һәр көн концерт куеп, тулы зал җыю мөмкинлеге булмаган иҗат коллективларын чыгыш ясау мәйданнары белән тәэмин итү – аның өстендә.
Бүгенге көндә безнең җыр һәм бию ансамбле бик актив эшли. Директорга кайчан гына шалтыратма, алар йә Буада, йә Кайбычта, йә тагын башка бер районда,йә берәр төбәктә концерт куеп йөриләр. «Пушкин картасы» аларны концертлар, мастер класслар оештыруны киңәйтергә этәрә. Шәп эш алып баралар!
– Гыйнвар каникуллары афишасында «Пушкин картасы» рамкаларында бик күп чаралар уздырылуын күрергә була. Хәзер җәмәгатьчелекнең бер өлеше «Тукай картасы» булдыру теләге белән яши.
– Андый карта акча белән ныгытылса гына эшләячәк. Татарстанда балалар өчен буш иҗат чаралары күп үткәрелә. Алар музейларга түләүсез керә алалар. 2019 елда музейлар бик шикләнеп кабул иткән «Пушкин картасы» шәп кенә эшләп китте. Балалар музейга мәктәп белән бушка килсәләр, икенче тапкыр ата-
аналарын алып киләләр. Шулай итеп, музейларга табыш керә башлады. Ни өчен «Пушкин картасы» 14 яшьтән узганнар өчен генә уйлап табылган дип сораучылар бар. Нәкъ менә шул яшьтә үсмерләрнең сәнгать белән кызыксынулары сүрелеп тора. Шунлыктан  иҗат, сәнгать оешмалары да алар өчен эшләү теләге белән янмыйлар иде. 2019–2020 еллардагы тикшеренүләр  үсмерләр өчен кызыклы чараларның бик аз булуын күрсәтте. «Пушкин картасы» ул учреждениеләрне менә шул яшьтәгеләрне җәлеп итәрлек контент булдырырга мәҗбүр итте. Әгәр  грантлар  бирелсә, алар бер тапкыр үткәрелә торган чаралар белән чикләнерләр иде. Балалар – үсеш, камилләшү агентлары алар. Балаларын сәнгатькә тартып кертү аларның ата-аналарын да активлыкка этәрә, чөнки алар җан кисәкләре алдында белемсез, мәгълүматсыз булып күренүдән куркалар.
Шуларны исәпләгәч, яңа проект барлыкка килде. Бу – гаиләдә балалар белән уку өчен тәгаенләнгән журнал булачак. Анда мәдәни мирасыбыз турында балалар күзлеге аша карап, һәркемне кызыксындырырлык тарихи язмалар биреләчәк. Тиздән аның беренче саны укучыларга тәкъдим ителәчәк.
– Безнең «Гаилә һәм мәктәп» журналы да балаларны тәрбияләү мәсьәләләре юнәлешендә актив эшли. Тәрбияне вәгазь уку юлы белән түгел, гаилә кыйммәтләре аша бирергә тырышабыз. Һәр гаилә – аерым дәүләт кебек бит ул. Мәдәният министры гаиләсендә милли гореф-гадәтләргә, телгә мөнәсәбәт ничек тора?
– Мин рус мохитендә тәрбияләнгән, рус  мәктәбендә укыган кеше. Шуңа да карамастан әти-әни гаиләсендә милли гореф-гадәтләрне зурлап яшәүләрен күреп үстем. Бүгенге көндә безнең гаиләне  XIX  гасырның классик үрнәге дияргә була. Бер йортта дүрт буын яшибез: әнием Нурҗиһан Гомәровна, мин, кызым-киявем һәм оныгыбыз Эрик. Яшьләр эштә, ә бала тәрбияләү өлкән буынга тапшырылган. Киявебез татар мәктәбен тәмамлаган, шуңа күрә өйдәгеләрнең нәни онык белән татарча сөйләшүе табигый. Әни дә,  аның теле татарча ачылсын өчен, күп тырышлык сала. Ә менә сеңлемнең  улын нинди мәктәптә укытырга дигән бәхәс озак барды. Нәтиҗәдә аны полилингваль «Адымнар» мәктәбенә укырга бирделәр. Билгеле, сеңлемә һәм иренә уллары белән татарча сөйләшергә туры килә. Татарстанда татар балаларын милли гореф-гадәтләрдә тәрбияләргә, ике-өч телдә белем алырлык шартлар тудырылган. Ата-аналарның теләге генә булсын!
 (Язманың ахыры алдагы санда тәкъдим ителәчәк. Анда милли кино, опера һәм балет театры мәсьәләләре, җәмгыятьтәге рухи проблемалар һәм җәмәгатьчелекне борчыган башка темаларга урын бирелә.)
Сөмбел ТАИШЕВА
Фотолар mincult.tatarstan.ru сайтыннан
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ