ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында 2022 елда үсешнең иң яхшы динамикасын театрлар һәм музейлар күрсәтте дип белдерде. Татарстан Пушкин картасын куллану буенча лидерларның берсе. Ютазы, Спас һәм Тәтеш районнарыннан бу юнәлешне ныгытуны сорыйм, диде министр. Яшь буынны тәрбияләүгә багышланган юнәлеш турында сөйләгәндә, сәхнәгә кем менәчәгенә район җитәкчелеге дә игътибарлы булсын иде, диде. Чөнки сәхнә аркылы безнең яшь буын тәрбияләнә.Татарстан Республикасындагы сәнгать мәктәпләренең җиде укытучысы Россия буенча иң яхшы укытучылар булып танылды.
Халыкның бердәм мәдәни тирәлеге формалашканда, Мәдәният министрлыгы башкарган эшнең өлеше югары. Махсус проектлар да республиканың күпмилләтле халкының күпкырлы мәдәни үсешен арттыруга хезмәт итә.
Халыкларның мәдәни дуслыгын арттыру да – министрлык билгеләгән юнәлешләрнең берсе, дип ассызыклады Ирада Әюпова.