Исемнәрдә күплек саны

Ләйлә БИКМӨХӘМӘТОВА,

Казандагы 187 нче күп профильле лицейның

  югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Данная разработка урока рекомендована для учителей, работающих по системе Валерии Мещеряковой с русскоязычными учащимися в русской школе. Особенностью данной системы обучения является то, что она мало-помалу смешивает лексику, которая активно используется в речи. То есть в рамках урока может включать в себя именную лексику, качественную лексику, числительные и наречия. Если на первом занятии проводится аудирование новых слов, то на втором – углублённое изучение, на третьем – закрепление данной лексики путём проведения игр.

Дәреснең максаты:

Белем бирү: күплек санының кушымчаларына төшендерү.

Үстерелешле уку гамәлләре: укучыларда  уен ярдәмендә күплек санының кулланылышын өйрәтү.

Тәрбияви:   балаларның сөйләмен көнкүрешкә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

 Предмет нәтиҗәләре: сорау җөмләләрне дөрес куллану; «монда-тегендә» сүзләрен сөйләмгә урынлы кертү;  яңа лексик берәмлекләрне үзләштерү; саннарны искәртү. 

Шәхси нәтиҗәләр:  уку материалына кызыксыну уяту; уку эшчәнлеген мотивлаштыру; күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү.

  Метапредмет нәтиҗәләре:

 Регулятив УУГ: алган белемнәрне истә тотып, күнегүләр башкару; эш этапларын истә тотып, аларга ияреп, парлап эшләү; активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Коммуникатив УУГ: уку һәм танып белү  процессында  позитив мөнәсәбәтләр булдыру; дәрестә актив катнашу; фикереңне дөрес әйтә белү.  

Танып белү УУГ: бирелгән структураларны әйтә белү; тема кысаларында билгеләрне аерып күрсәтү; предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгеләү; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгеләү, аларны билге, жестлар аша күрсәтү; предметларны чагыштыру, аермалы якларын билгели белү.

Җиһазлау: пиктограммалар, рәсемнәр, уенчыклар, мультмедийный проектор, ноутбук, таратма материал.

  • сәгать;

 2) монда-тегендә (уенчыклар булса, яхшырак): ике агач, ике чәчәк, ике яфрак;

3) яулык; янәшә торучы ике өстәлдә уенчыклар: а) исемнәре нечкә әйтелешле, күплек сан формасы: -ләр кушымчасы белән ясала торган дүрт пар уенчык (мәсәлән: бүре, төлке, эт, керпе);

ә) исемнәре калын әйтелешле, күплек сан формасы: -лар кушымчасы белән ясала торган дүрт пар уенчык (мәсәлән: туплар, курчаклар, урындыклар, аюлар);

  • ишек артында – төлке (сумкасы бар);

сумкада — тавык, әтәч, каз, үрдәк; пиктограммалар: усал, мәрхәмәтле;

5) кибеттә –  кашык, чәнечке, чынаяк, пычак, тәлинкә; буфетта — сумка,  сумкада – алма, кәнфит, чәй, лимонад, туңдырма, лимон, шоколад, аш, ипи, бәрәңге, йомырка, ботка, балык, кофе;

6) укучылар санынча рәсемнәр: куян, бүре + сарык, песи, эт, төлке, керпе…

 

 

Дәрес эшкәртмәсе

  1. «Сәгать» уены (шкаф эчендә сәгать)

Укытучы. Исәнмесез!  Сезнең хәлләрегез ничек?

Укучы. Яхшы. Ә сезнең хәлләрегез ничек? 

Укытучы. Бик яхшы! Рәхмәт! Әйдәгез, җырлыйбыз!

Укучы. Әйдәгез!

Җыр: «Исәнмесез! – Исәнмесез!     Хәлләр ничек?  –  Яхшы, рәхмәт!

Ә сезнең хәлләрегез ничек? – Бик яхшы, рәхмәт!»

Укытучы. Сәгать кайда?

Укучы. Тегендә.

Укытучы. Кайда тегендә?

Укучы. Шкафта.

Укытучы. Ә! Менә сәгать! (Укучыларга  сәгать циферблатын күрсәтми.) Ә сәгать ничә?

Укучы. Белмим!

Укытучы. Сорагыз!

Укучы.  Сәгать ничә? Әйт, зинһар!

 Укытучы. Әйтмим! Алинә, кил монда! Менә сәгать.

(Укучы бала сәгатьтәге циферблатны күчерә һәм сорый. Сәгатьне арткы ягы белән күрсәтмичә тота.)

Укучы. Сәгать ничә?

Башка укучы. Бишме?

Укучы. Юк! Сәгать биш түгел!

Башка укучы. Сәгать унмы? –…(шулай дәвам ителә)

 

  1. «Монда-тегендә» уены (монда-тегендә: ике агач, ике чәчәк, ике яфрак)

Укытучы. Бу нәрсә?

Укучы. Мин белмим!

Укытучы. Сорагыз!

Укучы. Бу нәрсә?

Укытучы.  Бу агач (чәчәк, яфрак). Ул нинди?

 (Укытучы  пиктограммаларга күрсәтәукучылар хор белән җавап бирәләр.)

Укучылар.  Агач зур. Агач кечкенә түгел…

Укытучы. Монда агач бар, монда яфрак бар, монда чәчәк бар, ә тегендә нәрсә бар? – Тегендә дә яфрак бар  Алар нинди? Аерма бармы?

Укучы. Әйе, бар! Бу… ә теге… (һәр дөрес җавап өчен кәгазь туплар бирелә, «очко»).

Укытучы. Менә туп. Ал.  … (Уен беткәч, укучыларның тупларын саныйбыз.) Монда ничә туп бар? – …

 

  1. «Яулык-яулык» уены (янәшә торучы өстәлләрдә уенчыклар, яулык кирәк)

(Исемнәре нечкә әйтелешле, күплек сан формасы -ләр кушымчасы белән ясала торган дүрт пар уенчык (мәсәлән: бүре, төлке, эт, керпе);

исемнәре калын әйтелешле, күплек сан формасы -лар кушымчасы белән ясала торган дүрт пар уенчык (мәсәлән: туп, курчак, урындык, аю).

Укытучы. Болар нәрсәләр?

 – Болар…

– Алар нинди?

 –Алар…

–  Әйдәгез, уйныйбыз! Игорь, кил монда!

 (Укытучы укучының күзләрен яулык белән бәйләгән вакытта, укучылар хор белән кабатлыйлар: Болар нәрсәләр? Болар нәрсәләр? … (Укытучы күзләре бәйләнгән укучыга ике өстәлдән дә уенчыклар алып тоттыра.  Болар бүреләр.  (5 – 6 бала белән шул рәвешле уйныйлар.)

 

  1. «Кул – бармак» уены

Әлеге жестлар, мимикалар белән уйнала (бүре, сыер, песи, эт, кош, куян, агач, чәчәк).

Укытучы. Бу кул монда (бер кулны баш өстенә куябыз), бу кул монда (икенче кулны да баш өстенә куябыз, жест белән куянны күрсәтәбез).

Укучылар. Бу куян!

Укытучы. Бу нәрсә? (Бармакны күрсәтәбез.)

Укучылар. Бу бармак!

Укытучы. Бу бармак монда (бармакны бөгеп маңгай турына куябыз), бу бармак монда (икенче бармакны да маңгай турысына куябыз, шул рәвешле сыерны күрсәтәбез).

Укучы. Бу – сыер.

(Шул тәртиптә, өйрәнелгән хайваннар исемен атасыннар өчен, искә төшерсеннәр өчен, без төрле хәрәкәтләр ярдәмендә уйныйбыз.)

 

  1. «Кунак килү» уены (шаку тавышы; төлке, аның сумкасы бар; сумкада  – кошлар: тавык, әтәч, каз, үрдәк)

Укытучы. Бу кем?

Укытучы (төлке тавышы белән эндәшә). Бу мин!

Укытучы. Син кем?

Төлке. Әйтмим! Бел!

(Укучылар белән сорау бирә башлыйбыз:  Син аюмы?) (Өйрәнгән хайваннар исемен әйттереп чыгарга була.)

Укытучы.  Белмим! Әйт! Син кем?

Төлке (төлке ролен укытучы тавышын үзгәртеп сөйләшә). Мин төлке!

 Укытучы. Төлке, кер!

Төлке. Исәнмесез!

Укытучы. Исәнме, төлке! Төлке,хәлләр ничек?

Төлке.  Яхшы, рәхмәт! Ә сезнең хәлләрегез ничек?

Укытучы. Бик яхшы, рәхмәт!

Төлке. Ә бу нәрсә? (Кабинетка карый, як-ягына карана.)

Укытучы. Бу – кабинет.

Төлке. Бу сезнең кабинетыгызмы?

Укытучы. Әйе. Бу безнең кабинетыбыз. Безнең кабинетыбызга рәхим ит!      Төлке. Рәхмәт!

(Пиктограммалар: усал, мәрхәмәтле.)

Укытучы. Төлке, син усалмы?

Төлке.  Юк! Мин усал түгел! Мин мәрхәмәтле!

Укытучы. Хәзер нәрсә эшлибез?

Төлке. Әйдәгез, җырлыйбыз!

Укытучы. Әйдәгез!

Җыр:  «Исәнмесез!– Исәнмесез! Хәлләр ничек?–Яхшы, рәхмәт! Ә сезнең хәлләрегез ничек? – Бик яхшы, рәхмәт!»

Төлке.  Ә хәзер нәрсә эшлибез?

Укытучы. Әйдәгез, саныйбыз!

Төлке. Әйдәгез! Бер,ике, …, ун. Ун, тугыз,…бер.

Укытучы.  Ә хәзер нәрсә эшлибез?

Төлке. Әйдәгез, уйныйбыз!

 

  1. Кайда тәрәзә» уены  (урындык, өстәл, ишек, рәсем, сәгать, укытучы)?

Укытучы. Тәрәзә кайда?

Укучылар (куллар белән күрсәтәләр).  Менә тәрәзә!

Укытучы (берничә мисал сорагач, укучыларны укытучы итеп күрсәтә).Хәзер мин укытучы түгел! Кем укытучы?

Укучы. Мин укытучы!

Укытучы. Яхшы! Хәзер син укытучы!

Укучы. Ишек кайда? – Менә(3–4 бала укытучы ролендә уйный ала.)

 

  1. – «Кибет» – «Буфет» уены (кибет язуы белән булган өстәл, кибеттә –  кашык, чәнечке, чынаяк, пычак, тәлинкә).

Укытучы.  Ә хәзер нәрсә эшлибез?

Төлке. Әйдәгез,  аш ашыйбыз, чәй эчәбез!

Укытучы. Әйдәгез!

Төлке. Ә монда чәнечке бармы? Кашык бармы?

Укытучы. Юк!

Төлке.  Алар кайда?

Укытучы һәм укучылар. Алар кибеттә.

Укытучы. Әйе! Алар кибеттә. Әйдәгез, кибет-кибет уйныйбыз!

Укучы.  Әйдәгез!

Укытучы. Хәзер мин укытучы түгел! Хәзер мин сатучы. Оля, кибеткә кил!

 Укучы. Исәнмесез!

Сатучы. Исәнмесез! Нәрсә кирәк?

Укучы. Кашык бирегез, зинһар!

Сатучы. Менә кашык, алыгыз!

Укучы. Рәхмәт! (Бала кашыкны төлкегә бирә.) Менә кашык! Алыгыз!

Төлке. Рәхмәт! (5 бала уйный.)

(«Буфет» язуы булган өстәл, буфетта –  сумка,  сумкада – алма, кәнфит, чәй, лимонад, туңдырма, лимон, шоколад, аш, ипи, бәрәңге, йомырка.)

Укытучы. Әйдәгез, буфетка! Лиля, син сатучы. Тегендә бас!

 Укучылар  белән укытучы (бергә хор белән әйтәләр). Исәнмесез!

Сатучы. Исәнмесез! Нәрсә кирәк?

Укучылар белән укытучы.  Ипи белән аш (йомырка белән бәрәңге; лимон белән чәй) бирегез, зинһар!

Сатучы. Менә аш белән ипи (бәрәңге  белән йомырка; лимон белән чәй)! Алыгыз! (Һәр кеше янына килә.) Алыгыз! Алыгыз!.. (3 бала уйный.)

 

  1. «Бу мин, бу син…» уены

Укытучы. Әйдәгез, уйныйбыз! Саша, син кем белән уйныйсың?

Әйдә, саныйбыз! «Чәнечке, кашык, пычак, тәлинкә, сарык, курчак» (бу саналгыч булып тора, укучылар бу сүзләрне тизрәк отып калсын өчен отышлы).

Укытучы.  Кем белән?

Укучы. Игорь белән.

Укытучы.  Ә син, Оля, кем белән уйныйсың? — …

(Укучылар парлашып баскач, «Бу мин, бу син, бу ул» уенын уйныйбыз. Монда кулларны бер чәбәклибез, «Бу мин»  дигәндә, бала үзенә күрсәтә, тагын бер чәбәк, «Бу син»  дигәндә, каршы басып торучы белән кулын тоташтыра, тагын бер чәбәк, «Бу ул»  дигәндә, артында басып торган иптәшенә күрсәтә.)

 

  1. «Сумкада кошлар» уены(сумкадан кош тавышы ишетелә)

 Укытучы. Төлке, сумкада нәрсә бар?

Төлке.  Әйтмим!

Укытучы Балалар! Сумкада нәрсә бар?

Укучылар. Кош!

Укытучы (сумкага күз сала). Сумкада кошлар бар. Төлке мәрхәмәтлеме?

Укучылар. Юк!

Укытучы.  Төлке усалмы?

Укучылар. Әйе!

Укытучы.  Әйе! Кит, усал төлке!

Укучылар.  Кит, усал төлке!

Төлке. Яхшы! Мин китәм. Сез начар балалар!

 (Төлкене яшереп куябыз, ул китә.)

Укытучы. Сумкада ничә кош бар?

Укучылар. Берме?

 Укытучы.  Юк, бер түгел…  Әйе, сумкада дүрт кош бар! Бу нәрсә?

Укучы.  Мин белмим!

Укытучы.  Сорагыз!

Укучы. Бу нәрсә?

Укытучы.  Бу әтәч…  (тавык, каз, үрдәк). Әтәч (тавык, каз, үрдәк) усалмы?

Укучылар. Юк!

Укытучы. Әтәч усал түгел. Ул мәрхәмәтле.

Укытучы.  Бу әтәч, бу… Болар нәрсәләр?

Укучылар.  Болар –  кошлар.

 (Укытучы кошларның берсен артына яшерә.)

Укытучы. Хәзер нинди кош юк?

Укучылар. Үрдәк юк!.. (5–6 тапкыр)

 

  1. «Куян – бүре» уены (хайваннар ясалган рәсемнәрне укучыларга таратам, рәсемнең арткы ягы белән, күрсәтмичә, укытучы үзе дә карамый. Таратканда әйтә бара: «Син кем мин белмим». Рәсемнәр һәр балага җитәргә тиеш.)

Укытучы. Монда бүре бармы? Кем бүре?

Укучы. Мин бүре.

Укытучы.  Кил монда! Безгә куян кирәк!

(Бүре рәсемен тоткан бала куянны табып тотарга тиеш.)

Укучы. Син кем? Син куянмы?

Икенче укучы. Юк. Мин куян түгел, мин керпе.

 (Шул рәвешле сорау  дәвам итә, «Мин куян» дигән укучыны тапканчы, ул йөгереп китәргә тиеш була, ә бүре аны куып тотарга тиеш була.)

 

  1. «Монда нинди уенчык?» уены

(Өстәлдә өйрәнелгән лексикалар буенча уенчыклар тора.)

Укытучы. Монда ничә уенчык?

Укучылар. Бер, ике, …

Укытучы. Монда уенчык күп.. Я загадаю одну игрушку. Вы должны узнать какая она, прежде чем угадаете, что это! Кто не угадает, выходит из игры.

Укытучы. Бу нәрсә?

Укучы. Белмим! Әйтегез!

Укытучы.  Әйтмим! Белегез!

Укучы. Ул матурмы?

Укытучы. Әйе, ул матур.

Укучы. Ул чәчәкме?

Укытучы. Юк, ул чәчәк түгел! Саша, тегендә бас!  (Укучы уеннан чыга.)

Укучы. Ул яфракмы?

Укытучы. Әйе, ул яфрак (шул мисалда, берничә тапкыр уйнап була).

Укытучы.  Ә хәзер татар теле дәресе бетте. Сау булыгыз!

Укучылар. Сау булыгыз!

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.