Ишегалды проблемасы – дәүләт дәрәҗәсендә
Күпкатлы йортларда яшәүче һәркем ишегалдын, өй яны территориясен тәртипкә китерү буенча тәкъдимнәрен дәүләт җитәкчелегенә җиткерә алачак.Бу хакта бүген Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Презид...
Күпкатлы йортларда яшәүче һәркем ишегалдын, өй яны территориясен тәртипкә китерү буенча тәкъдимнәрен дәүләт җитәкчелегенә җиткерә алачак.
Бу хакта бүген Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Президент ярдәмчесе Наталья Фишман белдерде.
2-6 сентябрь көннәрендә һәр почта тартмасына анкета бланклары таратылачак. Әгәр бланк кулыгызга килеп эләкмәсә, анкетаны 8 сентябрь көнне сайлау участогыннан алып, шунда ук аны тутырып, тапшырырга да мөмкин булачак.
– Стандарт буенча эшләсәк тә, һәр ишегалды буенча анда яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алырга, индивидуаль эш итәргә тырышабыз, – диде Наталья Фишман.
Сораштыру нәтиҗәләрен тиз арада анализлап, ноябрьдән дә соңга калмыйча сайтларга элеп куячаклар дип ышандырдылар.

Комментарийлар