Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгар академиясендә Индонезиядән килеп укырга телиләр

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бүген Болгар Ислам академиясенең бер төркем мөгаллимнәре катнашында узган матбугат конференциясен хисап җыены дип атап булыр иде. Бердән, югары белемле дин әһеллә...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бүген Болгар Ислам академиясенең бер төркем мөгаллимнәре катнашында узган матбугат конференциясен хисап җыены дип атап булыр иде. Бердән, югары белемле дин әһелләре әзерләү бурычы куелган бу уку йорты ачылганга шушы көннәрдә  дүрт ел була. Икенчедән, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Айнур Тимерхановның Болгар Ислам академиясен ректоры вазифасына керешкәненә дә ярты ел вакыт узып та киткән. Тарих өчен искитәрлек күп вакыт түгел, югыйсә. Тик шулай да хисап тотар, беренче нәтиҗәләр ясар, алга бурычлар билгеләр өчен кулай вакыт.
Айнур Тимерханов Болгар Ислам академиясе кәнәфиендәге өченче ректор инде. Очрашу барышында да сөйләм куәсенең төпле, эзлекле булуыннан ук аның киң эрудицияле, тирән дини белемгә ия булуын, дипломатларча эш йөртә белүен чамалау мөмкин иде.
Болгар Ислам академиясе бүген үк инде федераль дәрәҗәдә мәртәбәле югары дини белем бирүче мәгариф учрежденисе статусына ирешкән гыйлем, мәгърифәт учагы. Кыска гына вакыт аралыгында да инде абруе белән Татарстаннан читтә дә – Кавказ буе республикаларында да, Россия төбәкләрендәрендә дә, хәтта күп кенә мөселман илләрендә дә танылу ала бара. Бу – академиягә яңа уку елына кабул ителгән булачак студентлар мисалында да ачык күренә. Биредә быел 115 студент белем алачак. Аларның 28 е – докторантурада, калганнары магистратурада укыячак. Әлбәттә, академия җитәкчелеге студентлар санын меңгә җиткерүне үз алдына максат  итеп куймый да. Аз булсыннар, тик сыйфатлы, ягъни күпкырлы, киң мәгълүматлы, дин әһелләре булып җитлегеп, үз халкына тугры хезмәт итәрдәй дин әһелләре булсыннар. Академиядә гыйлем алучылар арасында Чечня, Кабарда-Балкар, Удмуртия, Кемерово, Ульяновск, Новосибирск, Дагстан – Россиянең егермегә якын төбәгеннән, БДБ илләреннән һәм Гарәп Әмирлекләреннән дә студентлар белем ала. Быел Индонезия һәм Алжирдан да укырга керергә теләк белдерүчеләр булган.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: gran-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ