Күрү сәләтен яхшыртып буламы?

Цифрлы технологиялрнең үсеше тормышыбызны тамырдан үзгәртте. Статистика буенча 80 – 85 процент кеше көненә 5 сәгатьтән артык вакытын телефонда һәм компьютерда уздыра. Читтән торып уку балаларның гаджетларга бәйлелеген тагын да арттырды. Бу аларның сәламәтлегенә начар тәэсир итә: беренче чиратта умыртка баганасы кәкрәя һәм күзләре начарая. Табиб Диләрә Фәүҗат кызы Габдрахманова таҗлы вирус эпидемиясеннән соң офтальмологларга мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде, һәм без балаларда күрү сәләтенең кимүен күзәтәбез дип таный. Ата-аналарны гаять борчыган әлеге мәсьәлә белән тирәннәнрәк кызыксынырга булдык.

– Диләрә Фәүҗатовна, гаджет кулланучылар аудиториясе елдан-ел яшәрә бара. Хәзер балалар бишектән үк телефонга ияләшә дип әйтсәк, ялгыш булмас. Моның зарарлы булуын кисәтеп торалар. Табиб күзлегеннән караганда, аның хикмәте нәрсәдә соң?
– Компьютер экраны гына түгел, гаджетларның барысы да зәңгәрсу нур бүлеп чыгара. Менә шул нур күз өчен бик зыянлы, чөнки ул төс яктылык дулкыннарының берничә спектрыннан барлыкка килә, шуңа күрә, беренче чиратта, экранның сыйфатлы булуы бик мөһим. Димәк, гаджетларның очсызрагына кызыкмаска, яхшысын сатып алырга кирәк. Моннан тыш, без – офтальмологлар, күрү сәләтенең ничә диоптрий булуына бәйсез рәвештә, махсус компьютер күзлеге кияргә киңәш итәбез. Сүз блю-блокер дип атала торган күзлек линзалары турында бара.
Клиентларыбыз арасында баш авыртуына, йокысызлыкка зарланучылар еш очрый. Күп кенә очракта моның сәбәбе телефон булып чыга. Эш шунда ки, аннан сирпелә торган зәңгәр төс йокы өчен җавап бирә торган мелатонин гормонын җимерә. Шулай булгач, йокларга ике-өч сәгать кала сөйләшү һәм смскалар язуны туктатырга, гомумән, телефонны ераккарак алып куярга кирәк. Гаджетлардан бөтенләй баш тартып булмый, әлбәттә, әмма аларның зарарын төрле юллар белән киметеп була.

– Соңгы вакытта, берничә көн алдан язылмый торып, офтальмологларга эләгеп тә булмый. Бу – ата-аналарның балалар сәламәтлеге турында җитдирәк кайгырта башлавы турында сөйлиме, әллә якыннан начар күрүчеләрнең артуын дәлиллиме?
– Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: соңгы вакытларда күз күреме кимүдән интегүчеләрнең саны арта бара. Һәр ике баланың берсе начар күрә. Бу нәселдәнлек, ягъни генетик үзенчәлеккә бәйле булырга мөмкин. Ләкин төп сәбәп – аз хәрәкәтләнү. Балалар саф һавада уйнап йөрергә тиешле вакытларын гаджетларга сарыф итәләр бит. Алар өчен телефон һәм планшеттагы алдавыч дөнья мавыктыргычрак. Балаларның мускул тукымалары ни дәрәҗәдә көчсез булуын тикшереп карамыйча да күрергә була. Мин тагын бер нәрсәгә игътибар итәм: безгә килүче авыл балалары шәһәрнекеләрдән сәламәтрәк. Аларны физик хезмәт ныгыта. Ә кала балаларының күз мускулы эшчәнлеге бик зәгыйфь.

– Поликлиника һәм кафеларга кергәндә, гел бер күренешкә юлыгам. Әле теле дә ачылмаган бала, дөньясын онытып, телефоннан мультик карап утыра. Кайбер әниләр аны хәтта ашый башлагач та сабыйның кулыннан ала алмый, чөнки тегесе, экраннан аерылырга теләмичә, гауга куптара.
– 28 ел ата-аналар һәм балалар белән аралашучы табиб буларак, бер кызганыч хәл турында әйтми кала алмыйм. Табибка сабыен алып килгән ана баласының күрүен тикшерү вакытында балага бар игътибарын туп-лау урынына телефонына кереп бата. Әйтерсең, аны кабинеттагы хәлләр һич кызыксындырмый. Җитмәсә, алар шул бәләкәй экранга таба сыннарын бөгеп, бөк-рәеп бетәләр. Әледән-әле менә шундый хәлнең шаһите булып торган баланың әнисен кабатлавы һич тә гаҗәп түгел. Күптән түгел генә әнисе тикшеренүгә алып килгән нәни клиентыбыз белән булган вакыйганы тора-тора шаккатып искә төшерәм. Мин бала өстәлгә башын салып йоклап киткән дип торам. Ә ул телефон өстенә шулай сыгылып төшкән дә мультфильм карап утыра икән. Хәзерге яшь аналар, балалары белән сөйләшеп утыру урынына, менә шулай сабыйларының кулларына телефон тоттырып куялар да үз гаджетлары эченә кереп югалалар. Болай җайлы бит. Баланың сорауларына җавап бирәсе дә, аның белән уйнауга вакыт сарыф итәсе дә юк. Гаилә белән җыелып төрле өстәл уеннары уйнау, көн дәвамында булган вакыйгалар турында әңгәмәләшү, алдагы көнгә бергәләп план кору бик сирәк өйләрдә генә күзәтелә.

– Шул сәбәпле кайбер гаиләләрдә ата-ана баласының күзе начараюны беренче сыйныфка әзерлек вакытында гына ачыклый. Сез күрү сәләтен тикшерүне ничә яшьтән башларга тәкъдим итәсез?
– Кайбер сабыйлар, туганда, ерактан яхшы күрүчән булып туа. Шунлыктан мәктәп яшенә җитеп, уку-язуга бәйле рәвештә күзгә көч килә башлагач, аларда якыннан күрү сәләте кими. Мондый баланы вакытында табибка күрсәтеп, күзлек кидертмәсәң, күрүе тиз начарланачак. Ни өчен ул шулай килеп чыга соң? Гади генә аңлатам. Сабый борыны белән телефонга төртелеп утырганда, күз мускулы кысыла, һәм ул үзен якыннан начар күрә сыман тоя башлый. Менә шул халәт кабатлана торгач, чын-чыннан күзнең якыннан күрү сәләте кимүгә таба китә. Әлеге үзгәрешләр тәэсирендә күз алмасы һәм челтәр катламы кысылып озынчалана. Мускуллары күзне ерак әйбердән якынына тиз генә күчерә алмый башлый. Нәтиҗәдә, кайбер балаларга минус 7, минус 8 диоптрийлы көчле күзлек яки линза кияргә туры килә. Ерактан яхшы күрүчән (гиперметропия) булып туган сабыйның күрү рәвеше вакытында төзәтелмәгән очракта (мәсәлән, плюс 3 диоптрийдан артса), күз кылыйланырга мөмкин.

– Гаджетларны ничек кенә каһәрләсәк тә, алардан башка бер көн дә яшәп булмый. Ләкин хәтта санитар-эпидемиологик таләпләр сакланса да, аларның күзгә тискәре тәэсиреннән качу мөмкин түгел. Ә сез, табиб-офтольмолог буларак, аны киметү өчен өстәмә чаралар тәкъдим итә аласызмы?
– Һәр бала өчен, яшенә карап, чикләүләр кую кирәк. Мәсәлән, аңа 5-7 яшь икән, 10 минут белән чикләргә тәкъдим ителә. Бала үсә барган саен, телефон яки компьютер куллану вакыты арттырыла бара. Ләкин 20 минут саен күзне ял иттереп алу мәҗбүри. Иң файдалысы – карашны бер ноктага төбәп, еракка карап тору. Гаджет белән күз арасы 35-40 сантиметр булырга тиеш. Алар белән эш иткәндә, арка, баш торышын да хәтердән чыгармау мөһим: сыныгызны һәм муенны туры тотыгыз. Борынгы грек табибы Гиппократ әйтмешли, чирләрнең бер өлеше яшәү рәвешенә бәйле. Ә без бик ялкаулар. Табиблар күпме генә сөйләп һәм өйрәтеп торса да, әти-әниләр балалары белән күз өчен тәкъдим ителгән гимнастиканы ясарга иренәләр. Гәрчә нәкъ менә ул, баштагы мәлләрдә үк кулланылса, күрүнең яхшыруына китерә бит. Моннан тыш һәр көн ике сәгатьләп саф һавада булырга, йөзәргә, чаңгы шуарга тәкъдим итәбез. Өстәл теннисы, бадминтон кебек уеннар да күзнең күрү сәләтен арттыруга ярдәм итә.

– Кайбер ата-аналарда, якыннан начар күрүче балага яшьтән күзлек кидертсәң, ул инде аны башка сала алмаячак дигән караш яши.
– Әгәр табиб баланың күрүендә зәгыйфьлек булуын ачыклап, күзлек кияргә тәкъдим итсә, аны кимәү дөрес булмаячак, чөнки начар күрү аркасында баш мие бөтен мәгълүматны дөрес һәм тулы кабул итмәячәк. Бу инде уку сыйфатына тискәре тәэсир итә. Кайбер ата-аналар балаларының китап укырга яратмавыннан зарлана. Без еш кына андый баланың начар күрүен һәм бу турыда әти-әнисенә әйтергә курыкканын ачыклыйбыз. Шуңа да басым ясыйм: китапны телефон яки башка бер кечерәк экраннан уку бик зарарлы. Кирәкле китап булмаган очракта компьютердан файдаланырга була.

– Халык арасында караҗиләк күрүне яхшырта дигән ышаныч яши. Сез балалар сәламәт булсын өчен нинди ризыклар тәкъдим итәр идегез?
– Беренче чиратта табында сөт ризыклары – эремчек, каймак, катык, кефир ише ризыклар булу мөһим. Аларда үсүче организм өчен бик кирәкле кальций матдәсе бар. Җиләк-җимешнең файдасы турында гел сөйләп торабыз. Яшелчәләрдән күз өчен каймак яки үсемлек мае белән болгатылган уылган кишер салатыннан да яхшысы юк. Ә караҗиләк күрүне яхшыртсын өчен, аны уннарча килограмм ашарга туры киләчәк.

– Элегрәк малайлар, башлыча, очучы булу турында хыяллана иде. Хәзер аларның теләгендә картинг яки автомобильдә узышучы һөнәре өстенлек алды сыман. Әгәр андый хыялый баланың күзе начарлана башлаган булса, аны туктатып буламы?
– Хәзер моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Өйдә ясала торган күз күнегүләреннән тыш, елга ике мәртәбә аппарат гимнастикасы үтәргә тәкъдим итәбез. Шуның белән рәттән, муенның җилкә өлешенә массаж ясау әйбәт нәтиҗә бирә. Ләкин монысы өчен башта вертеброневролог белән киңәшләшеп алу кирәк булачак. Совет чорында күз кабинетларында энә терапиясеннән дә уңышлы файдаланалар иде. Бәлкем, аңа һәм атропин салуга кабат әйләнеп кайтырбыз.
Ата-аналарга әйтәсе килгән төп фикер шул: балалар сезне кабатлый. Әгәр үзегезнең, шул исәптән күзегезнең сәламәтлеге турында кайгыртсагыз, балаларыгыз да моңа битараф булмаячак.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.