Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда I Республика методистлар форумы үтәчәк

Иртәгә Казанда  Республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан I Республика методистлар форумы үткәрелә.Казанның «Адымнар» полилингваль...

Иртәгә Казанда  Республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан I Республика методистлар форумы үткәрелә.
Казанның «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы мәйданчыкларында Татарстан районнарыннан, шәһәрләреннән җыелган 500 дән артык методист «Татарстан Республикасында методик хезмәтне үстерү» темасы астында үзләренең тәҗрибәләре белән бүлешәчәк. Форум кысаларында катнашучылар өчен шәхси белем бирү маршрутын гамәлгә ашыруны методик яктан тәэмин итү, методик эшне оештыруның динамик формалары, шул исәптән остазлык моделе, педагогларны методик яктан тәэмин итүнең яңа практикалары, цифрлы методик мохит, педагогның һөнәри эшчәнлегенә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү кебек темалар буенча методик мәйданчыклар эшләячәк.
Чарада Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе проректоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Ирина Тараданованың ,"Россия мәгарифне үстерү стратегиясе институты" ФДБФУның  фәнни-белем бирү эшчәнлеге идарәсе башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Ирина Логвинованың , «Төмән региональ мәгарифне үстерү дәүләт институты " өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе проректоры, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү Үзәге җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Марина Кускованың, «Пермь өлкәсе мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты, мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен персонификацияле күтәрүнең мотивацион инструментлары турында Әлфия Фаязованың, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның һ.б. төрле төбәкләрдән килгән спикерларның чыгышлары көтелә.
Программа нигезендә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның форумда катнашучыларга видео мөрәҗәгате, «Татарстан Республикасында методик хезмәт үсеше» дип аталган фильмны карау планлаштырылган.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ