Логотип Магариф уку
Цитата:

Кәгазь СНИЛСны гамәлдән чыгардылар

Россиядә  шәхси счет номеры күрсәтелгән мәҗбүри пенсия иминиятенең (СНИЛС) гадәти кәгазь иминият таныклыкларын бирмәячәкләр һәм алмаштырмаячаклар. Бу хакта Пенсия фонды хәбәр итә. Моңа кадәр бирелгән...

Россиядә  шәхси счет номеры күрсәтелгән мәҗбүри пенсия иминиятенең (СНИЛС) гадәти кәгазь иминият таныклыкларын бирмәячәкләр һәм алмаштырмаячаклар. Бу хакта Пенсия фонды хәбәр итә. 
Моңа кадәр бирелгән таныклыклар гамәлдә калачак, әмма яңалары бирелмәячәк. Кәгазь документны алмаштырырга туры килмәячәк, дип искәртәләр. Хәзер барлык мәгълүмат электрон рәвештә генә сакланачак.
Үзгәрешләр дә формаль теркәлүгә кагыла һәм пенсия белән тәэмин итүгә йогынты ясамаячак. Кирәкле мәгълүматны үз эченә алган гадәти белешмәләрне клиент хезмәтендә яки Россия Пенсия фонды идарәсендә алырга мөмкин.
Беренче апрельдә Владимир Путин шәхси исәпкә алуның мәгълүмат базасын куллану юнәлешләрен киңәйтү турында Федераль законга кул куйды.
Федераль закон буенча, Пенсия фонды ил территориясендә даими яки вакытлыча булган һәр Россия гражданины һәм чит ил кешесе өчен шәхси счет ача. Счетның иминият номеры Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алганда физик зат идентификаторы булып торачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ