Калай тәлинкәдә татар көе

Facebook Интернет челтәрендә филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахуновның битенә килеп чыктым. Күзем шунда ук бер язмасына төште. Ул элгән видеотасмада Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы» (1913 ел) яңгырый. Ә бу көйне агачтан ясалган музыкаль әрҗәдә әйләнеп торучы калай тәлинкә яңгырата! Игътибарга лаек нәрсә бит, ә? Шушы кызыксынуым мине Казан Кремленә алып килде.

Дөресрәк итеп әйткәндә, әлеге экспонатлар
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты составындагы Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә (Мирасханә) саклана. Биредә мине үзәк мөдире Илһам Гомәров, Азат Ахунов үзе һәм композитор, сәнгать фәннәре кандидаты Айгөл Софийская каршы алдылар.

Белгечләр әйтүенчә, бу калай тәлинкәләрнең үзәккә ничек килеп эләгүе турында әлегә мәгълүмат юк. Беренчедән, Мирасханә күптән түгел генә яңа бинага күченгән һәм моңа кадәр экспонатларны саклау өчен уңайлы шартлар булмаган. Икенчедән, калай тәлинкәләрнең килеп чыгу тарихын әле яңа гына өйрәнә башлаганнар. Шунысы билгеле: алар – XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында хезмәт куйган танылган музыка остасы Гыйлаҗетдин Сәйфуллин фондыннан.

Калайга җан өргән Гыйлаҗетдин 

Гыйлаҗетдин Сәйфуллин (1873–1946) – музыка остасы, татар халык көйләрен туплаучы. Ул бала чагыннан музыка уен коралларын төзәтү һәм көйләү белән шөгыльләнгән. Бу һөнәргә һәм нота грамотасына аны үзе дә музыка остасы булган Гариф Минкин исемле сәүдәгәр өйрәткән.

«XIX гасырда татарларда фабрика пластинкалары булмау сәбәпле, мондый эшләнмәләргә ихтыяҗ барлыкка килә. Калай тәлинкәләрне эшләү осталарының берсе Гыйлаҗетдин Сәйфуллин була. 1897 елда ул Шәмси исемле сәүдәгәргә беренче калай тәлинкәне ясап бирә, аңа «Тәфтиләү» татар халык көен яздыра. Алга таба музыка остасы заказ буенча калай тәлинкәләр ясый башлый. Бу аңа үз эшен ачып җибәрер-
гә һәм остаханә ачарга этәргеч була. Үз хезмәте турында ул газеталарга белдерүләр бирә, остаханәсенең адресын күрсәтә. Мисалга, андый белдерүләрне шул заманнарда чыккан «Йолдыз» һәм «Кояш» кебек газеталарда күрергә мөмкин. Татарлар төрле төбәкләрдә яшәү сәбәпле, музыка остасы калай тәлинкәләрне почта аша җибәрү хезмәтен дә көйли. Әлбәттә, мондый тәлинкәләрне һәм аларны уйната торган музыкаль әрҗәләрне бары тик хәлле кешеләр – байлар һәм сәүдәгәрләр генә сатып ала алган», – дип сөйләде Илһам Госман улы.

Гыйлаҗетдин Сәйфуллин бик танылган музыка остасы була. Татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлил, композитор, фольклорчы, ТАССРның халык артисты, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Ключарёв, күренекле татар композиторы Җәүдәт Фәйзи кебек шәхесләр аның хезмәтен югары бәяләгән, аны хөрмәт итеп, остаханәсенә дә  еш килгәннәр. 1909 елда узган халыкара күргәзмәдә ул үз хезмәте өчен көмеш медаль белән бүләкләнә. Революциядән соңгы елларда оста мәктәп-
ләрдә эшли, музыка уен коралларын төзәтү һәм көйләү белән шөгыльләнә.

Яңа оешкан татар радиосы өчен аудиоматериал җитеп бетмәгәнлектән, Гыйлаҗетдин Сәйфуллин хезмәтен анда да кулланалар, туры эфирда калай тәлинкәләр ярдәмендә татар көйләрен уйнаталар. 1936 елда аның турында Мәскәүдән килгән төшерү группасы киножурнал әзерли һәм аны Мәскәү кинотеатрларында күрсәтә. Соңыннан «Известия» һәм «Правда» кебек газета журналистлары килеп, репортаж төшерә.

Гыйлаҗетдин Сәйфуллинның бу шөгыле XX гасырның беренче чирегенә кадәр дәвам итә. Граммофоннар барлыкка килгәч, калай тәлинкәләр актуальлекләрен югалта.

Яссы түгәрәк ничек көй чыгара?  

«Бездә булган мәгълүматларга караганда, Гыйлаҗетдин Сәйфуллинның мондый 600 ләп тәлинкә ясаганлыгы билгеле. Шуларның 300 е һәм алар өчен чит илдән кайтартылган «Мира» һәм «Стелла» музыкаль әрҗәләре Мирасханәдә саклана. Калай тәлинкәләр шәхси коллекцияләрдә, Татарстан Республикасының Милли музеенда, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы архив-китапханәләрендә дә бар», – дип сөйләде Азат Ахунов.

Аның фикеренчә, калай тәлинкәләрне ясау эше Гыйлаҗетдин Сәйфуллиннан башланган, дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетми. Бу – күбрәк Европа культурасы йогынтысы тәэсирендә XIX гасырның соңгы чирегендә башланган җәдитчелек, яңарыш һәм яңа реформалар заманы белән бәйле, дип уйлый ул. Тагын бер кызыклы факт та бар икән. Музыка белгечләре арасында шундый сүзләр дә йөри, имеш, нәкъ менә татарлар Россиядә калай тәлинкәләрне җитештерүче иң беренче халык булган.

Без сөйләшеп торган арада, Илһам Гомәров өстәлгә агачтан эшләнгән зур гына аппаратны алып килеп куйды. Янына бер кочак калай тәлинкәләрне тезде. Барысын да көйләп бетергәч, буш коридорда татар көе яңгырый башлады! Беренче карашка чиста гына булып ишетелгән көй кайчак урыны-урыны белән тоткарланып ала, аңа механизм һәм тимер сызгырган тавышлар кушылып китә. Ләкин бу өстәмә тавышлар күзләр күргәннән туган тәэсирне һич тә бозмый, чөнки каршымда «Мира» дип аталган музыкаль әрҗәдә 1890—1920 елларда кулдан ясалган калай тәлинкә әйләнә.

Сыгылмалы калай тәлинкә ул – яссы түгәрәк. Аның кырый әйләнәсе буенча бертигез зурлыктагы бер-бер артлы тезелгән түгәрәкләр бар, яссылыгында үзәккә таба еш-еш итеп 60–70 миллиметрлы уемнар ясалган. Һәр уемның бер башында калкып торган «теле» бар. Нәкъ менә шул «телләр», сәгать теле уңаена әйләнгән вакытта, аппарат механизмына кагылып китәләр һәм көй чыгаралар. Гади генә итеп әйткәндә, алар компакт-дискта кулланылучы алым буенча эшли. Бер тәлинкәгә бер көй салынган, аның дәвамлылыгы бер минут, минут ярымлык. Аппаратта көйне тизләтергә дә мөмкин.

Гыйлаҗетдин Сәйфуллин үз куллары белән ясаган тәлинкәләрнең радиусы уртача 20 сантиметр булса, фабрикада ясалганнары – якынча 10 сантиметр. Ягъни ике төрле ысул белән җитештерелгән тәлинкәләр зурлыклары белән генә аерылалар. Калай тәлинкәләр Гыйлаҗетдин Сәйфуллин үзе уйлап тапкан биш техник җайланма ярдәмендә эшләнгән. Аларның икесе кырый әйләнә буенча түгәрәкләр ясаган, өчесе әйләнә өслегендәге уемнарны сызу өчен җаваплы булган.

Калай тәлинкәләрне бары тик өч аппаратта, икенче төрле әйткәндә, музыкаль әрҗәләрдә (шкатулка) уйнатып була: «Мира», «Стелла» һәм «Аристон». Мирасханәдә шуларның беренче икесе саклана. «Мира» ике кеше күтәрә торган аппарат булса, «Стелла»ның зурлыгы күпкә кечерәк, аны кулга тотып, җиңел генә бер урыннан икенче урынга күчереп йөртәләр. Мөгаен, XX гасыр башында шундый музыкаль әрҗәне һәм кечкенә калай тәлинкәләрне төрле кичәләргә һәм иҗади очрашуларга алып йөргәннәрдер.

Калай тәлинкәдә – татар тарихы  

Бүгенге көндә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре татар телендәге калай тәлинкәләрнең килеп чыгышы һәм ясалу технологиясе тарихын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшен башлап җибәргәннәр. Бу проект дәүләт тарафыннан финанслана һәм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020 – 2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасына кертелгән. Ул – Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы карамагында. Проектның икенче этабында белгечләр, хезмәттәшләре чакыру буенча, Мәскәү һәм Санкт-Петербургка барып, анда сакланган тәлинкәләрне дә өйрәнергә уйлыйлар.

Тарихи мәгълүматларны җыю белән беррәттән, калай тәлинкәләрнең яңгыравын компьютерга яздыру (оцифровка) эше дә алып барыла икән. Моның белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чакыруы буенча «7 нот» аудио- һәм видеостудиясе җитәкчесе, үз эшенең остасы Илья Чижиков шөгыльләнә. Әлбәттә, бу процесска да күз төшердек. «Стелла» дип аталган музыкаль әрҗә янына ике микрофон урнаштырылган. Калай тәлинкәне уйнаткан арада, аның яңгыравы программа аша яздырылып барыла. Компьютерга күчергән очракта, фабрикада җитештерелгән тәлинкәләр бик чиста яңгырый. Ә менә кулдан ясалганнарында металл сыгылу тавышы һәм паузалар бар. Махсус программа иҗат ителсә, ул тавышлардан котылу мөмкинлеге бар икән. Ләкин бу эш зур чыгымнар сорый.

«Чыгымыннан бигрәк, өстәмә тавышларны юкка чыгару кирәкме икән соң ул? Эшебезнең максаты һәм кызыклы ягы шунда бит: кулыбызда булган калай тәлинкәләрнең яңгырашын ничек бар, шулай яздыру. Хәзерге заман кешесенә элеккегеләрнең татар халык көйләрен нинди яңгырашта тыңлавын ишетү, минемчә, күпкә кызыклы. Бу – татар халкының тарихы бит», – дип сөйләде белгеч. Мирасханәдә сакланучы тәлинкәләрнең барысын да диярлек тыңлаганнан соң, белгечләр инде билгеле бер нәтиҗәләргә дә килгәннәр.

«Гыйлаҗетдин Сәйфуллин үз куллары белән эшләгәннәренә бары тик татар халык көйләре, атаклы татар композиторлары әсәрләре яздырылган. Мисалга, алар арасында «Тәфтиләү», «Ончы Фәхри», «Сак-Сок көе», «Шәкертләр көе», «Казан сөлгесе», «Карабай», «Зәңгәр шәл», «Урман кызы», «Каз канаты» бар. Алар – шул чор шәһәр культурасын күрсәтүче, укымышлы һәм мәгърифәтле татарлар яратып тыңлаган көйләр. Ә фабрикада җитештерелгән тәлинкәләрдә Совет һәм Россия композиторы Максим Дунаевский әсәрләре, «Камаринская» рус халык көе яңгырый», – дип аңлатты Айгөл Софийская.

Фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәсе буларак, киң аудиториягә юнәлдерелгән ноталы калай тәлинкәләр җыентыгы һәм, аңа өстәп, аудиокулланма чыгарырга планлаштыралар белгечләр. Бу кулланмаларның бер өлеше Мирасханә сайтына да эленәчәк. Соңыннан тулы эшне тәкъдим итү кичәсе оештырырга уйлыйлар.

Диляра БАТРШИНА
 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.