Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театры «Рөстәм маҗаралары» әсәре буенча спектакль куярга әзерләнә

«Абага чәчәген ашап, күзгә күренмәскә әйләнгән Рөстәм турында хикәятне күпләрегез беләдер. Премьераны 5–10 декабрь көннәрендә узачак «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә туры китереп чыгарырга җыенабыз.&...

«Абага чәчәген ашап, күзгә күренмәскә әйләнгән Рөстәм турында хикәятне күпләрегез беләдер. Премьераны 5–10 декабрь көннәрендә узачак «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә туры китереп чыгарырга җыенабыз. Режиссёр Тимур Кулов сюрпризлар белән шаккатырырга охшаган», – дип хәбәр итә үзенең социаль челтәрләрдәге битендә Кариев театрының матбугат үзәге.


Инде Кариев театрында Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәренең «читка»сы да узган. 
Исегезгә трөшерәбез: 5–10  декабрьдә Казанда «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак. Биредә Татарстан һәм Россия төбәкләре театрлары катнаша. «Һөнәр»дә татар һәм рус телләрендә 15 тән күбрәк спектакль, танылган театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар, кызыклы һәм файдалы белем бирү программасы көтелә. «Фестиваль кысаларында ике премьера тәкъдим ителәчәк, аның берсен Кариев театры әзерли», – дип ышандыра Кариев театрының матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ