Логотип Магариф уку
Цитата:

Каршылыклы Чечня

Чечен халкы, аның гореф-гадәтләре, алардагы кан үче турында без Лев Толстойның «Хаҗи Морат» бәяны аша мәктәп елларыннан беләбез.  Беренче һәм Икенче Чечня сугышы фаҗигаләрен дә онытырлык түгел. Ш...

Чечен халкы, аның гореф-гадәтләре, алардагы кан үче турында без Лев Толстойның «Хаҗи Морат» бәяны аша мәктәп елларыннан беләбез.  Беренче һәм Икенче Чечня сугышы фаҗигаләрен дә онытырлык түгел. Шунлыктан  бүгенге көндә Чечняга сәфәр кылырга теләүчеләргә куркынып караулары  гаҗәп түгел.    Бу каршылыклы республика безнең көннәрдә ничек яши? Шуны үз күзебез белән күреп кайту өчен, җыендык та ял көннәрендә Чечняга кузгалдык.
 
МӨСЕЛМАН МӘМЛӘКӘТЕ
Самолёттан төшеп, як-ягыбызга карануга шаккатып калдык: әйтерсең без бөтенләй Россиядә түгел, ә үзгә тормыш рәвеше, үз гореф-гадәтләре белән яшәүче бер мөселман мәмләкәтенә юлыкканбыз. Алар әле һаман да гасырдан-гасырга күчкән кануннарга тугрылык саклыйлар. Боларның кайберләре урта гасырдан килгән намус кодексы –  «Къонахалла»да  (чеченча къонах – лаек) бәян ителгән. Ә аның үзәгендә милләт, Ватан язмышын шәхси мәнфәгатьләрдән өстен итеп тану ята. Бер үк вакытта тамырларында чечен каны аккан,  һәркем үтәргә тиеш булган язылмаган кануннар да бар һәм аларга буйсыну  мәҗбүри. Мәсәлән, биредә хатын-кыз өчен кырыс дресс-код  төгәл үтәлергә тиеш: башка яулык япмаган килеш йөрү, джинсы, чалбар, тездән югары  итәк кию  кискен тыела. Чечен хатын-кызын баш яулыгыннан башка күз алдына китереп булмый. Элек-электән, аның ничек ябылуына карап, хатын-кызның гаилә статусы билгеләнгән. Ул үзенә күрә әхлаклылык  һәм намус күрсәткече булып тора. Ир-атлар өчен дә андый индикатор бар икән:  ул – сакал йөртү. Ә менә мыек калдырылмый. Чечняда булганда, без сакалсыз бер генә ир-ат яки яшь егет очратмадык. 
Грозный аэропортыннан шәһәргә гадәти маршрут автобусында бардык. Транспортта ир-ат, аның нинди яшьтә булуына  карамастан, хатын-кызга урын бирергә тиеш.  Кайчакта хәтта картлар да, очраклы рәвештә кеше кулы кагылмасын өчен, япь-яшь кызга урын тәкъдим итәләр. Элегрәк биегәндә, егет, кызның ялангач кулына кагылып китсә дә, аңа өйләнергә тиеш булган. Хәзер дә урамда  кыз кеше белән сөйләшеп баручы егетнең  бер метр чамасы ара калдыруын күзәтергә мөмкин.
Республикага керер алдыннан, һәр тарафта  аталы-уллы Кадыйровларның  – Рамзан һәм Әхмәт әфәнделәрнең  – зур портретлары күзгә ташлана. Әлбәттә инде, юлларның, Кавказ үлчәве буенча караганда, бик яхшы булуына игътибар итми мөмкин түгел.
НӘНИ ДУБАЙ
Әле кайчан гына Грозныйны сугыштан соңгы Сталинград белән чагыштыралар иде: урам сугышлары, артиллерия яңгырлары Чечня башкаласын янып көлгә калган  җиргә әйләндерде.  Ә хәзер ул калага карап, гаҗәпкә каласың: сугыш эзләре кая киткән?  Унбиш ел элек кенә хәрабәләргә күмелеп яткан шәһәр түгел инде  бу.
Грозныйның үзәге – әйтерсең нәни Дубай. Биредә, хәтта ерак авылларда да, без Россиядә күнекмәгәнчә, чиста. Өстәвенә урамнар ярым буш: автомобиль бөкеләре  һәм анда-монда сугылып йөргән кеше  юк. Каланың төп магистрале – аны төньяктан көньякка таба  бүлүче урам ике өлештән: Путин проспекты (элекке Победа) һәм Кадыйров (элекке Ленин) проспектыннан тора. Билгеле инде, монда субординация сакламыйча кала алмаганнар: урамның үзәгрәк өлеше Россия Президенты исемен йөртә.
Грозный  Россиягә якын шәһәрләре белән чагыштырганда зур түгел. Анда 300 меңгә якын  кеше яшәп, халыкны, нигездә, чеченнар тәшкил итә. Бөтен мәдәни учаклар каланың  үзәгендә тупланган. Аларны бик ашыкмыйча карап йөрсәң дә, бер көннән артыграк вакыт кирәк булмаячак, шунлыктан без дә аларны җәяүләп  кенә үтәргә булдык. Ул Әхмәт Кадыйров исемендәге Дан мемориаль комплексы белән танышудан башланды.  Комплекс үзе хәрби мемориалдан һәм Чечняның  2004 елда һәлак булган беренче президентына багышланган музейдан гыйбарәт. Биек һәм калын агач ишекләрне ачып керүгә, үзеңне музейда түгел, ә гаҗәеп Сарайда кебек хис итәсең. Өске кат сәнгать экспозицияләреннән  торса, беренче катта Әхмәт Кадыйров музее урнашкан. Анда иң кызык-
лысы – беренче президентның эш кабинеты.
 Мемориаль комплекс белән янәшә  Матбугат йорты урнашкан. Аны 2014 елның декабрендә боевиклар кулга төшерә.  Көч гаскәрләренең штурмы  вакытында  ул янып, көле күккә оча. Бинаны бер ай эчендә кабат корып куйганнар. Аның артында ук коточкыч зур һәм  буталчык «Беркат» базары башлана. Аны шәһәр эчендә шәһәр дип йөртәләр. Сәүдә мәйданнары колачы белән шаккатыра: товарлар күп һәм ассортимент бай – яңа гына өзгән җиләк-җимештән алып  төрледән-төрле аяк, өс киемнәренә кадәр бар. Чеченнар – консерватив халык, шәһәрдә гипермаркетлар да булуга карамастан, һаман да  базарга өстенлек бирәләр икән.
 Матур һәм җыйнак кына  Журналистлар скверыннан кыйммәтле кибетләр,  рестораннар һәм кафелар  тупланган Путин проспектына чыгабыз. Ул безне Грозныйның төп мактанычы – «Чечня йөрәге» мәчетенә алып килә. Дөресен әйткәндә, ул – Сунжа (чеченча Соьлжа) елгасы буендагы гүзәл парк эчендә утырган тулы бер Ислам комплексы. Биредә берничә дини бина, шул исәптән Кунта-Хаҗи исемендәге  Ислам университеты да урнашкан. Мәчет төрек  бизәлеше белән Истанбулдагы атаклы Зәңгәр мәчет өлгесендә  корылган. Аны карап туеп булмый. Иң бай дизайн, бизәлешләрне күргән кешенең дә өнен алырлык ул. Мәчет диварлары, Борынгы  Рим Колизеендагы кебек, травертин белән  тышланып, ак төрек мәрмәре  белән каймаланган. Барлык мөселман храмнарындагы шикелле үк, монда да хатын-кызлар  төп залга кертелми, икенче яруска гына үткәрелә. Билгеле,иң элек фейс-тикшерү үтеп, баштанаяк озын киемгә төренү сорала. Чәчләрне һәм муенны ныклап яшергәннән соң, Swarovski кристалларыннан эшләнгән галәмәт зур люстра белән хозурланырга да була. Аларның урта бер җирендәгесе Мәккәдәге Кәгъбә ташын хәтерләтә.
МӘЧЕТЛӘР ХАКИМЛЕГЕ
Инде хәзер Чечняның кечерәк шәһәрләреннән берсе– Грозныйдан 20 чакрымдагы Аргун каласына юл тотсак та була. Аның сәфәрчеләрне тартып торучы үзәге– Чечняның беренче президенты хатыны  һәм бүгенге президентның анасы Аймани Кадыйрова исемендәге «Ана йөрәге» мәчете. Юллар чатында, мәчеткә җитәрәк,  ислам символы – ярым  ай белән йолдыз урнаштырылган стела. Грозныйдагы классик Аллаһ йортыннан аермалы буларак, Аргундагысы заманчарак күренә. Көндез аның гөмбәзе, яктылык ничек төшүгә карап,  күкселдән алып  фирүзәгәчә таба төсен үзгәртеп тора. Үзе тыштан «Чечня йөрәге» кебек үк гаять зур күренмәсә дә, эчтән очы-кырые юк сыман тоела. Гаҗәп тә түгел, ул бит берьюлы
15 000 кешене сыйдыра.  23 метр биеклектәге түшәм гөмбәзендә  Аллаһның исемнәре уеп язылган. Аларга яктылык юнәлтелә.
Алда без зиярәт кыласы шәһәр Шали. Андагы «Мөселман горурлыгы» мәчете Грозныйдагыдан ун тапкыр зуррак. Ул Грециянең Родос утравыннан кайтартылган ак мәрмәрдән Үзбәкстан архитекторы Абдукахар Турдиев проекты буенча  төзелгән. Мәрмәр  30 000 кеше сыйдырышлы бинага салкынлык биреп тора. Биек гөмбәзенә эленгән 2,5 тонналы люстра күзләрне камаштыра. Моннан тыш, ярым кыйммәтле ташлар белән бизәлгән  һәм алтын йөгертелгән 395 яктырткыч мәчеткә нур сибә. Безгә, идәндәге калын һәм йомшак келәмнең һәр метры берәр мең доллар тора, дип сөйләделәр.  Мәчет биләмәләрен 12 фонтан, төрле-төрле  2000  агач, 145 000 куак һәм чәчәк бизи. Чәчәкләрнең 18 меңе – розалар.
Грозныйга кичкырын әйләнеп кайткач, шәһәргә кош-
лар оча торган югарылыктан күз салырга булдык. Сөенечкә, анда моның өчен бөтен мөмкинлек тудырылган. Түбәләре күккә тиеп, Грозный Сити дип аталган комплекс йортларының берсе өстендә Күзәтү мәйданчыгы ясалган. Моннан ачылган күренешләр хыялда гына булырга мөмкин: парклар, тарихи һәйкәлләр, Чәчәк паркы, «Феникс» калкулыгындагы биниһая зур сәгать, мәчет манаралары. Дөрес, фотога төшерү өч юнәлештә генә рөхсәт ителә. Кырыс  сакчылар безне камерага президентның резиденциясе эләгергә тиеш түгеллеге турында кисәтеп куйдылар.
ТАУЛАР ҺӘМ ТАРЛАВЫКЛАР КОЧАГЫНДА
Аргун тарлавыгы  күп гасырлар буенча  чеченнарга тышкы дошманнан саклану чарасы булып хезмәт иткән. Ул үзенең урманнары, шарлавыклары һәм кыялары белән һәркемне әсир итә.  Без билгеләгән беренче табигать һәйкәле – Нихалой шарлавыгы –  Грозныйдан бер сәгатьлек юлда. Бу – 60 чакрым дигән сүз. Каскад 12 шарлавыктан тора һәм аның иң биеге 25 метрдан агып төшә. Нихалойдан  Итум-Калига кадәрге арада фотога төшерерлек  кызыклы сюжетларның исәбе-хисабы юк. Менә Ушкалой  каравыл каланчалары. Игезәкләр моннан 900 ел элек корылган дип исәпләнә. Аларның берсе шул заманнан бирле  басып торса, икенчесе яңадан торгызылган. Монда тарлавыкның иң тар җире. Юл бер генә яклыга әйләнеп кала, һәм «сукыр» борылышлар күбәя. Ингушетия һәм Чечнядагы башка күпсанлы манаралардан аермалы буларак, бусының   нинди максат белән  кыяга уеп  корылуы турында төгәл мәгълүмат юк. Бәлки алар каравыл  өчен каралгандыр, әллә таможня хезмәтендә булганнармы.  Аның шулай ук чечен аксакалларының гаделлек эзләүчеләрнең шикаятьләрен тикшерү  утырышларын  уздыру урыны итеп файдаланулары да бар.  Дүртәр катлы мондый манаралар ингушлар һәм чеченнарда, гадәттә,  өй ролен дә, кирмән ролен дә үтәгән. Аскы катында терлек асралган.
Моннан соң без, чын замок комплексы – Пхакочны күрү өчен,  Итум-Кали тарафларына кузгалабыз. Аның биләмәләрендә берничә торак манара, шулай ук каравыл каланчасы һәм җил тегермәне макеты бар. Мәчет һәм мәдрәсә эшләп тора.  Манараларның берсендә Туган як музее урнашкан. Анда чечен халкының борынгы көнкүреш җиһазлары, өс-баш киемнәре һәм сугыш кораллары, шул исәптән  хәнҗәрләрнең күп төре  белән танышырга була.
Чечен Республикасының чын табигать җәүһәре – Дагстан белән чиктәге Кезеной-Ам күле –  ерактан ук  зәңгәрсу-яшькелт көзге  булып җәелеп ята. Андагы таш кыялар да зөбәрҗәт  төсендә икән. Биредә, көймә алып, балык тотарга, ат өстендә йөрергә, зиплайнда җилдерергә була.  Ә «Кунаки»  ресторан-музей кунакларны чакырып тора. Кунып чыгу өчен, кунакханә дә әзер. Кезеной-Ам  – кешегә тынычлыкта хозурлану мөмкинлеге бирә торган могҗизалы урын. Бу күлгә бәйле риваять тә бик хикмәтле. Имеш, чеченнар үзләре Эзен-ам дип атаган бу күл урынында борын заманнарда авыл булган. Алар гөнаһка чумып, кунакчыллык кебек гореф-гадәтләрне онытып гомер кичергәннәр. Көннәрдән бер көнне анда хәерче кыяфәтенә кергән бер фәрештә килеп төшкән һәм өйдән өйгә хәер сорашып йөри башлаган. Тик берәү дә аны йортына кертмәгән һәм ризык та бирмәгән. Фәкать авыл читендә яшәүче бер фәкыйрь хатын гына теләнчене кунарга калдырган. Шунда кунак аңа: «Мин хәерче түгел, бу авыл халкын сынар өчен җибәрелгән фәрештә, – дип серне ачкан. – Хәзер Аллаһ кезенойлыларның нинди усал халык булуын белде»,– дигән һәм хатынга, тиз генә гаиләсен алып, тауларга китәргә әмер биргән. Алар тау-
га күтәрелүгә, җир убылып, авылны йоткан һәм аның урынында шушы күл барлыкка килгән.
Күлдән ерак түгел генә борынгы  Хой шәһәрчеген күрергә мөмкин. Андагы йортлар, Лев Толстой «Хаҗи Морат» бәянында тасвирлаганча, кыяга сылап салынган. Бу якларда беренче таш каланчалар  XIV–XV  гасырларда ук корыла башлаган дип фаразлана. Кайчандыр сакчылар көн күргән әлеге ташландык шәһәрчекнең исеме чечен телендә «сак» дигәнне аңлата. 20–30 еллап элек кенә анда кешеләр яшәгән. 2000  еллардагы Икенче Чечня сугышы вакытында,  шунда яшеренгән боевикларны  юк итү максатыннан, Хойны бомбага тотканнар.  Алай да мондагы кыя-диварларда петроглифлар – чокылган язулар һәм рәсемнәр сакланып калган әле.
Чечня – каршылыклар иле. Ул үзенең чиктән тыш дини республика булуы белән хәтта Кавказдагы башка мөселман  республикаларыннан да аерылып тора. Биредә күп вакыт ислам кануннары  гражданлык законнарыннан өстен куела. Туганлык җепләре югары бәяләнә. Хатын-кыз гына түгел, ир-атлар да спиртлы эчемлекләргә якын килмиләр. Урлашу һәм башка төр көнкүреш җинаятьчелеге юк диярлек. Автомобилеңне бикләмәгән килеш документлар, фотоаппарат белән бергә урамда калдырып китәргә мөмкин – тиюче булмаячак. Чеченнарны аерып торучы барлык сыйфатлар арасында Кавказ кунакчыллыгы аерым урын тота. Кунакка хөрмәт белән карау аларда соңгы елларда гына барлыкка килгән үзенчәлек түгел. Ул буыннан-буынга тапшырылып килә һәм саклана. Бүгенге Грозный да безгә бер дә исеменә ярашлы рәвештә  дәһшәтле булып тоелмады, киресенчә, ачык йөзле заманча шәһәр булып күренде.

 Аделина ШӘРИПОВА


Автор фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ