Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кави-Сәрвәр» операсының бөтендөнья премьерасы узачак

Ниһаять, татар музыка дөньясында күптән көтелгән яңалык – татар операсы сәхнәдә куелачак. С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында затлы, тирән эчтәлекле, музыкаль яктан искиткеч эшләнешле «Кави-...

Ниһаять, татар музыка дөньясында күптән көтелгән яңалык – татар операсы сәхнәдә куелачак. С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында затлы, тирән эчтәлекле, музыкаль яктан искиткеч эшләнешле «Кави-Сәрвәр» операсының 11 февральдә премьерасы булачак. «Татар музыка сәнгатенә яңа сулыш өргән композитор Миләүшә Хәйруллина бу операсында фантастик яңгыраш бирә алган», – дип белдерде операның дирижёр-куючысы Айрат Кашаев. Куючы режиссёр Илгиз Зәйниев музыкаль өлкә үзе өчен яңа булуын әйтте. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әлеге премьера куелышы «Мирас» проекты кысаларында узуын һәм аның киләчәге зур булачагына ышанычын билгеләп үтте. «Кави-Сәрвәр» язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны Әдһәмованың илдәге катлаулы чорда үз мәхәббәтләрен саклап калулары хакында сөйли. Либретто авторы  – Айдар Әхмәдиев. Төп рольләрдә  – Артур Исламов һәм Эльза Заяри. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ