Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан гимназиясе укытучыларын һәм хезмәткәрләрен бүләкләячәкләр

Россия Президенты Владимир Путин атулар вакытында балаларны коткарган Казандагы гимназия укытучыларын һәм хезмәткәрләрен бүләкләргә йөкләде.Ул Казан гимназиясе укытучыларының һәм хезмәткәрләренең, бал...

Россия Президенты Владимир Путин атулар вакытында балаларны коткарган Казандагы гимназия укытучыларын һәм хезмәткәрләрен бүләкләргә йөкләде.
Ул Казан гимназиясе укытучыларының һәм хезмәткәрләренең, балаларны коткаручыларның батырлыгын аерым билгеләп үтте.
«Бу куркыныч хәлдә  алар үзләрен батырларча тоттылар, балаларга мәктәптән чыгарга ярдәм иттеләр. Яшь  инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева укучылары өчен үзенең гомерен корбан итте. Күп кенә укытучылар һөҗүмнең куркыныч минутларында  сыйныф ишеге янында үз балаларын яклаган кебек якларга әзер иде. Алар барысы да үзләренең һөнәри һәм кешелекле бурычларын үтәделәр.т», –дип белдерде Президент.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ