Логотип Магариф уку
Цитата:

 Казан гимназиясендә кояшлы «Соңгы кыңгырау» авазы

Әле кичә генә урамда яңгыр сибәли иде, ул ачылмастай тоелды, ә инде менә бүген, балаларны, укытучыларны, әти-әниләрне шатландырып, язгы кояш елмаеп көлә. Казандагы 155 нче татар гимназиясе каршында әт...

Әле кичә генә урамда яңгыр сибәли иде, ул ачылмастай тоелды, ә инде менә бүген, балаларны, укытучыларны, әти-әниләрне шатландырып, язгы кояш елмаеп көлә. Казандагы 155 нче татар гимназиясе каршында әти-әниләр, балалар, укытучылар гөр килә. Чөнки бүген бит унберенче сыйныф укучыларына соңгы кыңгырау авазы яңгырады.
Бу гимназия укыту-тәрбия эшләре буенча районда, шәһәрдә һәм республикабызда алдынгылардан санала. Чөнки әлеге гимназия элек-электән үзенең матур, милли  традицияләре белән яши. Биредә еллар дәверендә көчле укытучылар һәм тәрбиячеләр коллективы тупланган. Әлеге коллективта балалар да, укытучы-тәрбиячеләр дә  төрле ярышларда, конкурсларда, конференцияләрдә, симпозиумнарда бик еш һәм теләп катнашалар һәм  нәтиҗәдә лаеклы җиңүләр яулыйлар.

Гимназия директоры Наил Равил улы Фазылов  чыгарылыш укучыларын һәм укытучыларны чын күңелдән тәбрик итте. Укучыларга алда торган имтиханнарында  бары тик уңышлар теләде, әти-әниләргә имтиханнар өчен нык борчылмаска киңәш итте. Бүгенге «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә булган чыгарылыш укучылары һәм беренче сыйныф балалары ике телдә дә: рус һәм татар телләрендә, курыкмыйча,  иркенләп, җәелеп әти-әниләр каршында чыгышлар ясадылар, төрле телләрдә җырладылар һәм милли биюләр башкардылар. Алар үзләре  укыткан укытучыларга ихлас рәхмәтләрен, уй-фикерләрен һәм хисләрен ике телдә дә  җиткерә алдылар. 

Соңгы кыңгырау бәйрәмендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, милли эшләр буенча идарә башлыгы Лилия Марсовна Әхмәтҗанова да катнашты һәм эчтәлекле, матур, күңелле итеп чыгыш ясады.

Гимназиядә укучы балаларның әти-әниләре дә җавапсыз калмадылар. Алар үз балаларына төпле белем һәм тәрбия биргән укытучыларны ихлас күңелдән котладылар һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Әниләрдән биредә Казан шәһәре филармониясеннән  атказанган артистка  Гөлшат Имамиева да катнашты һәм балаларга, укытучыларга һәм әти-әниләргә үзенең моңлы җырын бүләк итте, алар күңеленә янә яңа  шатлык өстәде.

Шулай итеп, бүгенге шатлыклы һәм бер үк вакытта моңсу да булган «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узып китте. Ул бүген  кояшлы, гимназия укучылар өчен соңгы кыңгырау авазы булып яңгырады һәм барлык катнашучылар өчен чын-чынлап  олы бәйрәм булды.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

педагогика фәннәре докторы, академик, Казандагы 155 нче гимназиянең фәнни координаторы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ