Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучысы информатика буенча турнирда алтын медаль яулады

Лобачевский исемендәге Казан лицее укучысы Валерий Родионов информатика буенча XIV Халыкара көзге турнирда (IATI2022) өлкән лига катнашучылары арасында алтын медаль һәм абсолют икенче урынны яулаган,...


Лобачевский исемендәге Казан лицее укучысы Валерий Родионов информатика буенча XIV Халыкара көзге турнирда (IATI2022) өлкән лига катнашучылары арасында алтын медаль һәм абсолют икенче урынны яулаган, дип хәбәр итә КФУның матбугат үзәге.  Шул ук лицейдан 10 нчы  сыйныф укучысы Кәримов Ренат һәм 8 нче сыйныф укучысы Дьяконов Сергей – көмеш медаль,  10 нчы сыйныфтан Вилданов Руслан һәм 8 нче  сыйныфтан Тимофеев Кирилл  бронза медальгә ия булган. 


Ярышлар 23 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Болгариядә узган. Турнирда 20 илдән командалар, шул исәптән Россиядән 8 яшь программист катнашты. Россия җыелмасына Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург укучылары керде. Мәктәп укучылары барлыгы алты алтын һәм ике көмеш медаль яулаган.





Россия командалары июнь аенда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призёрлары һәм җиңүчеләре арасында үткәрелгән җәйге укыту-күнекмә җыеннары нәтиҗәләре буенча оештырылды.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://kpfu.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ