Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укытучысы өчен тавыш бирик

Казанның 116 нчы лицееның татар теле укытучысы Зилә Габдинова «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе конкурсының финалисты булды, дип хәбәр итә Р Мәгариф һәм фән министрл...

Казанның 116 нчы лицееның татар теле укытучысы Зилә Габдинова «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе конкурсының финалисты булды, дип хәбәр итә Р Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. 
Конкурсның йомгаклау этабы 11 сентябрьдә старт алды, кичә беренче конкурс сынауларына («Методик остаханә» һәм «Дәрес») йомгак ясалган. Аларның нәтиҗәләре буенча турнирның финал өлешенә Россиянең иң көчле 17 укытучысы узган. Алар арасында Казанның татар теле укытучысы да бар.
Бүген, 16  сентябрьдә, жюри соңгы сынауга (мастер-класс үткәрү) узучылар исемлеген игълан итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, конкурсның беренче этабы августта узган иде. Конкурсантлар үзләренең медиавизиткаларын тәкъдим иттеләр. Киләсе этапка Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 89 дәгъвачы арасыннан 68 җиңүче сайлап алынды.
Шәһәр халкы Казан укытучысы Зилә Габдиновага ярдәм итә ала. Моның өчен, алдан авторизация узып, сылтама буенча укытучы өчен тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү бүген 24:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Фәния Лотфуллина 


Казан мәгариф идарәсе  фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ