Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда балалар өчен Extreme child урам мәдәнияте фестивале узачак

ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтеннән  тагы бер күңелле хәбәр: 14  августта Казанда 6-16 яшьтәге балалар өчен  беренче Extreme child  балалар урам мәд...

ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтеннән  тагы бер күңелле хәбәр: 14  августта Казанда 6-16 яшьтәге балалар өчен  беренче Extreme child  балалар урам мәдәнияте фестивале узачак.   «Урам» экстрим-паркында  экстремаль спорт төрләре ярышларында катнашучылар өчен җан атарга, яшь брейкерларның оригиналь жанрдагы биюләрен карарга  була.
Татарстанның шәп райдерлары самокатлар һәм ВМХ велосипедлар белән үзенчәлекле хәрәкәтләр ясарга өйрәтәчәкләр.  Балалар арасында уйнатылучы трюк самокаты кемгә эләгер?  Моннан тыш, фестивальдә катнашучылар ВМХ велосипедлар, самокат ярдәмендә узучы ярышларда катнаша алачак.   Бетон скейт-паркында, паркур-мәйданда төрледән-төрле кызыклы чаралар көтелә. Балалар өчен ярышлар моның белән генә тәмамланмый: стритбол кырларында 3х3 баскетбол буенча балалар турниры, 5 яшьтән алып балалар өчен бокс һәм Бразилия джиу-джитсу спорт төре буенча ачык тренировкалар үтәчәк.
Бу көнне яшь брейкерлар бер-берсен үзара көрәшкә чакырачак.  Шулай ук диджей мәктәбе оештырачак мастер-класс беркемне дә битараф калдырмаячак, ди чараны оештыручылар. Мастер-класслар, ярышлар, тренировкалар бушлай үтәчәк. Фестивальнең башлану вакыты: 13.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ