Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда баланың күкрәк читлегенә уникаль операция ясаганнар

Бүрәнкә рәвешле күкрәк читлеге белән 16 яшьлек пациентка Республика балалар клиник хастаханәсендә катлаулы уникаль операция ясалган.Бүрәнкә рәвешле күкрәк читлеге ул — скелет сөякләре үсешендә ту...

Бүрәнкә рәвешле күкрәк читлеге белән 16 яшьлек пациентка Республика балалар клиник хастаханәсендә катлаулы уникаль операция ясалган.
Бүрәнкә рәвешле күкрәк читлеге ул — скелет сөякләре үсешендә тумыштан килгән зәгыйфьлек. Күкрәк читлеге эчкә батып торганга «бүрәнкә рәвешле» диләр.
Балалар хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, травматологлар деформацияне Татарстанда эшләнгән уникаль титан пластиналар ярдәмендә төзәткән. Бу технологияне кулланып, 150 дән артык Татарстан баласына операция уздырылган.
Пластиналарны да, операция ясау ысулын да Татарстанның балалар травматологлары уйлап тапкан. Пластиналарны республиканың «НПП»Имплант» компаниясе җитештерә. Алар төрле конфигурацияле булырга мөмкин. Пластиналарны имплантация өчен рөхсәт ителгән титан эретмәсеннән ясыйлар.
«Операция вакытында пластиналар ярдәмендә каркас формалаша. Ул күкрәк читлеге формасын тотып торып тоташа. Бала эндокорректор белән 8 айдан 12 айга кадәр йөри, аннары алачакбыз», — ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар травматолог-ортопеды Петр Андреев.
Табиблар сүзләренчә, күкрәк читлеге бүрәнкә кебек булганда, операциясез дәвалап булмый. Беренчедән, үсеп килүче организмда тайпылышлар барлыкка килә, икенчедән, шактый зур косметик кимчелек.  
«Иң мөһиме — мондый операцияне пациент җиңел кичерә. Операциядән соң бала өченче көнгә мөстәкыйль йөри ала, ә 6-7 нче көнгә хастаханәдән чыгарыла», — ди Республика балалар хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов. 
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ