Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда беренче тапкыр “Туган тел фест - 2022” республикакүләм фестивале узды

Бүген "Бала-Сити" мультилингваль балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылары өчен беренче тапкыр “Туган тел фест -2022” республикакүләм фести...

Бүген "Бала-Сити" мультилингваль балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылары өчен беренче тапкыр “Туган тел фест -2022” республикакүләм фестивале узды.
Тукай ае кысаларында узган әлеге фестиваль Татарстанның иң креатив, актив, алдынгы тәрбиячеләрен, укытучыларын бер мәйданга җыйды. Кунаклар арасында Мәскәүдән, хәтта Төркиядән килгән укытучылар да бар иде.
“Туган тел фест - 2022” фестивален Татарстан Республикасы  Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Чарада катнашучы Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов: "Телебезнең язмышы белән шөгыльләнә, аның эченә тирәнрәк кереп өйрәнә башлагач, укытучылардан башка бернинди нәтиҗәләргә ирешеп булмый дигән фикергә килдек. Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, белемебезнең чишмә башы - Сез дә. Үзегезнең һөнәр осталыгыгызны үтемле, нәтиҗәле итеп балалар күңеленә никадәр тирән салсагыз, шулкадәрле туган телебез сакланачак. "Бала-Сити" - бик күп яңалыклар, креатив-инновацион тәҗрибә алырга мөмкинлек бирүче үрнәк бакча. Үзегезгә кирәкле санаган тәҗрибәне алып үз эшчәнлегегездә кулланып, файдалансагыз бик рәхмәтле булыр идек. Хезмәтегезнең ни дәрәҗәдә четерекле катлаулы булуын, әти-әниләрнең дә гади булмавын аңлыйбыз. Чөнки берәү дә үз баласын начар итеп күрәсе килми. Милләтебезгә, телебезгә шулай бергәләп, сабырлык белән хезмәт итик. Бу фестиваль дәвамлы булсын иде", - диде ул үз чыгышында.
"Коллегалар белән очрашу, аралашу, тәҗрибә алмашу, фикер алышу идеясе күптәннән яши. Педагоглар өчен формаль булмаган мохиттә сөйләшүләр, танышулар, татар телен өйрәнүнең яңа методикалары, технологияләреннән илһам алу мөмкинлеге биргән мондый очрашулар бик кирәкле дип уйлыйм. Фестивальдә катнашырга бик күп кеше теләк белдерде. Чараның узуы турында игълан ителгән соң, беренче көнне үк 180 укытучыдан гариза килеп иреште. Кызганычка каршы, "Бала-Сити" мультилингваль балалар бакчасында урын чикле булу сәбәпле, без аларның барысын да кабул итә алмадык. Әлбәттә, алга таба узачак фестивальдә катнашмый калган педагогларны чакырачакбыз. Укытучылар, тәрбиячеләргә юнәлтелгән яңа фестиваль Татарстан буенча гына түгел , Халыкара дәрәҗәсендә оештырылучы зур чарага, матур гадәткә әверелер дип өметләнәбез", - диде "Бала-Сити" халыкара мультилингваль балалар бакчасы генераль директоры Альбина Насырова.
Бүген фестивальгә килгән Һәр педагог үзен кызыксындырган төрле мастер-классларда катнаша алды. Моннан тыш, аларга һәр мастер-класстан соң спикерлар белән аралашу мөмкинлеге дә бирелде.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ