Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда грант иясе булган укытучыларның беренче форумы булды

Татарстанда грант иясе булган укытучыларның «Заман укытучысы: һөнәри үсеш һәм  карьера» дип аталган беренче форумы булды. Чарада мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашты. Бу хакта министрлыкны...

Татарстанда грант иясе булган укытучыларның «Заман укытучысы: һөнәри үсеш һәм  карьера» дип аталган беренче форумы булды. Чарада мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашты. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. 


Фото: mon.tatarstan.ru Фото: mon.tatarstan.ru

Әлеге көнне Казанда 708 гран иясе, район мәгариф бүлекләре  башлыкларының укыту-методика эше буенча урынбасарлары, профсоюз вәкилләре очрашты. Форумның максаты – 2018/2019нчы уку елында грант иясе булган укытучыларның һөнәри үсешен һәм яшь укытучылар, шулай ук югары нәтиҗәләргә ирешүдә һөнәри осталыклары җитәрлек булмаган укытучылар белән остазлык эшчәнлеген оештыру.


Форумның беренче өлешендә грант ияләре «укытучы-эксперт», «укытучы-остаз», «укытучы-мастер», «өлкән укытучы» номинацияләре буенча фикер алышу мәйданчыкларында эшләде. Икенче өлештә ТР Фәннәр академиясендә пленар утырыш булды.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ