Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда коррупциягә каршы иң яхшы видеоролик бәйгесе узачак

Казанда 7-нче октябрьдән 9-нчы декабрьгә кадәр Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырган «Коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы видеоролик» бәйгесе узачак. Анда мәктәп укучылары, югары уку йортлары...

Казанда 7-нче октябрьдән 9-нчы декабрьгә кадәр Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырган «Коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы видеоролик» бәйгесе узачак. Анда мәктәп укучылары, югары уку йортлары укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшьләрнең эшләре кабул ителә.
Бәйге берничә этапта уздырыла. Беренчесендә, 7-нче октябрьдән 8-нче ноябрьгә кадәр, гаризалар кабул ителәчәк. Аларны караганнан соң видеороликларны сайтка урнаштырачаклар.
Икенче этапта онлайн-тавыш бирү уздыру планлаштырыла. Ул 12-нче ноябрь 11:00 сәгатьтән 29-нчы ноябрь 11:00 сәгатькә кадәр узачак.
Икенче көнне, 3 -нчы ноябрьдә, оештыручылар арадаш нәтиҗәләр ясаячак. Иң күп тавыш җыйган 10 катнашучы өченче этапка узачак, аның кысаларында 3-нче декабрьгә кадәр йомгаклар ясалачак.
Җиңүчеләр беренче урын өчен – 30 мең сум, икенче урын өчен – 20 мең сум, өченче урын өчен 10 мең сум алачак, дип хәбәр итәләр Казан Башкарма комитетының Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсендә.
Конкурсны үткәрү вакыты, гариза формасы һәм видеороликларның техник характеристикалары турында өстәмә мәгълүмат нигезләмәдә бар.
Чыганак: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ