Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» дигән яңа китап тәкъдим ителә

26 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә (Казан, Пушкин урамы, 86) милли геройга багышланган «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» дигән яңа китапны тәкъдим итү кичәсе узачак.Биредә Та...

26 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә (Казан, Пушкин урамы, 86) милли геройга багышланган «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» дигән яңа китапны тәкъдим итү кичәсе узачак.
Биредә Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең Туган Батыр турындагы икенче китабы һәм проектка нигез салучы Радик Абдрахманов белән очрашу була. 

Кунаклар игътибарына «Туган батыр» биюе һәм проектның гимны да тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, «Туган Батыр» күп серияле анимацион фильмы тизерының презентациясе дә була, ул 2024 елда федераль телеканалларда күрсәтелер дип көтелә.
Кичәгә кунак буларак иҗат һәм мәдәният эшлеклеләре, блогерлар, артистлар һәм музыкантлар чакырылган. Катнашу өчен сылтамага кереп теркәлергә кирәк.
Әлеге проектның авторы Радик Абдрахманов белән әңгәмә "Гаилә һәм мәктәп" журналының июль ае санында басылып чыккан иде.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ