Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Ярат» фестивале үтәчәк

11 июльдә Горки-Әмәт урманында  11 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр яшь гаиләләрнең беренче «Ярат» фестивале узачак. Чара Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырыла. Чарага Татарстанның башкала һә...

11 июльдә Горки-Әмәт урманында  11 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр яшь гаиләләрнең беренче «Ярат» фестивале узачак. Чара Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырыла. Чарага Татарстанның башкала һәм районнарыннан да 1,5 меңгә якын гаилә килер дип фаразлый оештыручылар.
 «Фестиваль кунаклары лекцияләр үткәрүче экспертлардан гаилә тормышына кагылган иң актуаль сорауларга җаваплар ишетә алачак. Лекцияләр тематикасы күптөрле: хатын-кызлар өчен гәүдәне төз тоту, дөрес туклану, сәламәт бала табу , бала табу буенча консультацияләр, күкрәк сөте белән ашату. Шулай ук гаиләләр иң мөһим сорауларның берсе торак мәсьәләсенә кагылган тема буенча экспертлардан мәгълүмат ала алачак», – дип сөйләде «МамаПати» коммерцияле булмаган автоном оешмасына нигез салучы Светлана Абросимова «Татар-информ» матбугат конференциясендә.
Спикер билгеләп үткәнчә, фестиваль программасы бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Чарада әниләр мәктәбе, әниләр һәм балалар өчен товарлар ярминкәсе, «Счастливые животики» арт-күргәзмәсе, коляскалар парады, бөтен гаилә өчен костюмнар конкурсы һәм бию флешмобы, Казан музыкаль коллективлары чыгышы көтелә.
Фестивальдә катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк. Чарада 25 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк баласы булган яшь гаиләләр катнаша ала. Йөкле хатын-кызлар өчен аерым программа да каралган.
«Электрон чакыру кәгазе алган һәркемне бүләк көтә. Фестивальдән беркем дә буш кул белән китмәячәк. Ә конкурсларда катнашучылар өстәмә бүләкләр алачаклар», – дип вәгъдә итте ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының социаль проектлар һәм һөнәри үз-үзен җайга салу бүлеге башлыгы һәм фестивальне оештыручы Анна Гәрәева.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ