Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанлылар Чувашиядәге татар авылында мәктәп торгызу эшенә ярдәм итә

Изге Рамазан аенда Казанда Чувашия Республикасының Батыр районында урнашкан Кызыл Чишмә татар авылы мәктәбен торгызу максатыннан хәйрия концерты әзерләнә. Оештыручылар аны «Яктылык марафоны» исеме аст...

Изге Рамазан аенда Казанда Чувашия Республикасының Батыр районында урнашкан Кызыл Чишмә татар авылы мәктәбен торгызу максатыннан хәйрия концерты әзерләнә. Оештыручылар аны «Яктылык марафоны» исеме астында үткәрә һәм билетлар сатудан алынган керемне зур тарихы һәм көчле укытучылары белән тирә-якта дан тоткан урта мәктәпне төзүгә җибәрәчәк.
Үзләренең иҗади чыгышлары белән ярдәм күрсәтергә Раяз Фасихов, Римма Ибраһимова, Илназ Сафиуллин, Зиннур Сафиуллин, Гүзәлия, Айгөл Хәйри, Эльмира Кәлимуллина, Эльмир Низамов, Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыров һ.б. артистлар әзерлеген белдергән. Оештыручылар татар мәктәпләре язмышына битараф булмаган милләттәшләрне концертка билетлар сатып алып, әлеге күркәм гамәлдә катнашырга чакыра.
«Яктылык марафоны» концерты 19 апрельдә «Пирамида» концертлар залында үтәчәк. Билетлар — KASSIR.RU сайтында.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ