Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары 7 фән буенча БДИның уртача баллын арттырдылар

Узган ел белән чагыштырганда, мәктәп укучылары җәмгыять белеме, физика, чит телләр, профильле математика һәм тарих буенча имтиханнарны яхшырак язган. Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүл...

Узган ел белән чагыштырганда, мәктәп укучылары җәмгыять белеме, физика, чит телләр, профильле математика һәм тарих буенча имтиханнарны яхшырак язган.
 Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе тәмамланды. Укучылар имтиханнарда лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр: узган ел белән чагыштырганда, 11 нче сыйныф укучылары 7 фән – җәмгыять белеме, профильле математика, физика, тарих һәм чит телләр (инглиз, немец һәм француз) буенча уртача баллны яхшырткан. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.



Быелгы имтиханнарның үзенчәлеге шунда: дәүләт йомгаклау аттестациясе пандемиягә кадәрге вакыттагы кебек үк үткәрелде, әмма контроль-үлчәү материалларына үзгәрешләр кертелде. Бу елның 11 нче сыйныф укучылары беренче тапкыр йомгаклау имтиханнарын тапшырдылар – 9 нчы сыйныфларда коронавирус пандемиясе аркасында укучыларның аттестациясе гамәлдән чыгарылган иде.
И.Ризванов сүзләренә караганда, быел дәүләт йомгаклау аттестациясен 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаган 18 меңгә якын кеше тапшырган. Алар өчен 171 имтихан үткәрү пункты әзерләнгән: бердәм дәүләт имтиханы өчен – 25 пункт, төп дәүләт имтиханы өчен – 48 пункт һәм дәүләт йомгаклау имтиханы өчен 10 пункт.
«Бүген без аттестация хокук бозуларсыз узды дип әйтә алабыз. Укучылар имтиханнарны гадел итеп яздылар һәм объектив бәя алдылар», – дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 56% ы диярлек мәктәптә калырга ниятли


9 нчы сыйныфка аттестат алу өчен 4 имтихан тапшырырга кирәк иде: рус теле, математика һәм 2 фән сайлау буенча. Укучылар информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, җәмгыять белеме һәм географияне иң күбе сайлаганнар.

И.Ризванов сүзләренә караганда, 762 тугызынчы сыйныф укучысы аттестат алган. Математика буенча БДИның уртача күрсәткече – 3,8, ә рус теле буенча 4,2 балл тәшкил иткән. Шул ук вакытта канәгатьләнерлек нәтиҗәләр ала алмаган укучылар саны кимегән: математика буенча – 2021 елда 133 кеше, 2022 елда – 44 кеше, рус теле буенча – 2021 елда 121 кеше, 2022 елда – 29 кеше.
Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, ел саен 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы мәктәптә урта белем алу өчен кала. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының 56 % ы мәктәптә укуларын дәвам итәргә булган. «Калган балалар документларны урта махсус уку йортларына тапшырдылар», – диде И.Ризванов.

11 нче сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләре ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булган


11 нче сыйныфны тәмамлау турында аттестат алу өчен укучыларга рус теле һәм база яки профиль дәрәҗәсендәге математиканы тапшырырга кирәк иде. Быел 656 чыгарылыш сыйныф укучысы аттестат алды. Рус теле буенча уртача балл 72 балл тәшкил итте, бу Россия чыгарылыш сыйныф укучылары күрсәткечләренә туры килә. 7 укучы рус теле буенча минималь биремнәрне эшли алмаган.
Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 мәктәп исемлегенә Вахитов районының 131 нче лицее, Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернаты, Идел буе районының 19 нчы гимназиясе, Яңа Савин районының 7 нче гимназиясе, Мәскәү районының 94 нче гимназиясе, «СОлНЦе» махсус олимпиада-фәнни үзәге, «Елена-Сервис» шәхси мәктәбе, КНИТУ-КАИның инженер лицее, КФУның IT-лицее, шәхси академия лицее кергән.

И.Ризванов билгеләп үткәнчә, 2021 ел белән чагыштырганда, профиль дәрәҗәсендәге математика буенча уртача балл 4 баллга арткан. Быел «бусаганы» узмаучылар саны кимегән – 6 кеше имтихан биремнәрен үти алмаган.
Математика буенча БДИ нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 мәктәп исемлегенә Вахитов районының 131 нче лицее, Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты, Киров районының 15 нче гимназиясе, Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернаты, Мәскәү районының 12 нче гимназиясе, Идел буе районының 19 нчы гимназиясе, КФУның IT-лицее, КНИТУ-КАИның инженерлык лицее, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге академия лицее һәм «Елена-Сервис» шәхси мәктәбе кергән.
«Тулаем алганда, укучыларыбызның нәтиҗәләре ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак булды. Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле буенча гомумроссия күрсәткечләреннән 3,5 баллга һәм профильле математика буенча 7,6 баллга югарырак нәтиҗә күрсәттеләр. Соңгы елларда бу тенденция саклана», – дип ассызыклады Мәгариф идарәсе башлыгы.
Казанның 84 укучысы БДИны 100 баллга тапшырды. Чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбияты буенча имтиханнарда иң күп нәтиҗәләргә ирешкән. Җәмгыять белеме һәм тарих буенча 4 чыгарылыш сыйныф укучысы максималь билге алган. Моннан тыш, 10 укучы – профильле математика, 8 укучы – информатика, 5 укучы химия буенча 100 балл җыйган. 6 чыгарылыш сыйныф укучысы (26 нчы һәм 83 нче лицей, IT-лицей, 7нче, 18 нче һәм 94 нче гимназия укучылары) берьюлы ике фән буенча максималь нәтиҗә күрсәткән.

И.Ризванов Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы нәтиҗәләре буенча 142 яшь казанлы призёр һәм йомгаклау этабында җиңүче дип табылды, шуларның 44 е – 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар, дип искәртте. «Имтиханда 100 балл һәм олимпиаданың призлы урынын алган өч укучы аеруча аерылып торды – болар 34 нче мәктәптән Александра Рябова, КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернатыннан Илья Тамьяров һәм 131 нче лицейдан Владислав Шведов», – дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе башлыгы.
«Казан мәгарифенең югары дәрәҗәсе очраклы гына түгел. Һәр нәтиҗә артында укытучы хезмәте һәм укучының тырышлыгы тора. Безнең учреждениеләрдә талантлы балалар аз түгел, горурланырлык кешеләребез бар», – диде Рөстәм Гафаров.

 Казан мэриясе 




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ