Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда «Милли хәзинә» фестивале жиңүчеләрен бүләкләячәкләр

2022 елның 1 ноябреннән 7 декабренә кадәр Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында Казан федераль университеты халык иҗатына багышланган «Милли хәзинә» Идел б...


2022 елның 1 ноябреннән 7 декабренә кадәр Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында Казан федераль университеты халык иҗатына багышланган «Милли хәзинә» Идел буе яшьләр фестивален үткәрә, дип хәбәр итә университетның матбугат үзәге.


Фестиваль Идел буенда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, аларның Россия халыкларының гомуми мәдәниятендә бергә яшәү мөмкинлекләрен күрсәтү максатыннан үткәрелә. Төп бурычы – яшьләр тирәлегендә халык вокалын, музыканы, хореографияне һәм эстрада әсәрләрен популярлаштыру, шулай ук борынгы һөнәрчелекне торгызу, онытылган технологияләрне һәм хәзерге заман эшләнмәләрендә милли мотивларны куллану.



Биредә иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар — югары, урта махсус уку йортлары укучылары, Идел буе федераль округы төбәкләренең гомуми белем бирү мәктәпләренең 9–11  нче сыйныф укучылары катнаша. Оештыру комитетына Татарстан, Башкортстан, Марий Эл һәм Мордовия уку йортларында катнашучылардан һәм иҗат коллективларыннан йөздән артык гариза килгән. 
7 декабрьдә 16:00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (Татарстан ур., 2 ) актлар залында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://kpfu.ru



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ